10 нчы март көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә спорт булмәсендә физик культура сәгатьләре дәвам итте. Бу юлы
чарада массаж туплары һәм гимнастика таяклары кулланылды.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре уткәрелә.
1 март көнне безнең «Тургай» приютында аниматорлар белән күңел ачу-уен программасы узды. Чара барышында балалар күңелле һәм дустанә атмосферага чумдылар. Алар кызыксынып һәм дәртләнеп сорауларга җавап бирделәр, шаян табышмакларга җавап бирделәр. Конкурслар күңелле һәм мавыктыргыч узды. Бу көнне битараф һәм пассив егетләр булмады, барысы да бик теләп уеннарга кушылды. Күңел ачу, көлү һәм яхшы кәеф атмосферасы хөкем сөрә иде. Иганәчебезгә ярдәме өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Аңа эшегездә уңышлар һәм сәламәтлек телибез.
5 нче март көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә спорт булмәсендә физик культура сәгате утте.
3 март көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тыл хезмәтчәне Галимуллина Ш.Г.га Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Фаил Фахим улы һәм «Саба» ҖЧҖнең «Сатыш» бүлекчәсе идарәчесе Шәймәрданов Раил Рафик улы котлаулар һәм бүләкләр белән килделәр. Ш. Г. Галимуллина эшләгән елларда Сатыш авылындагы колхоз «Марс» дип аталган.
Үткән 23 февраль «Ватанны саклаучылар көне» һәм якынлашып килүче 8 март «Халыкара хатын-кызлар көне» бәйрәме уңаеннан 2 март Лесхоз интернат-йортына Казаннан кунаклар килде, «Батыр» урта һөнәри белем бирү мәктәбенең тренер-укытучысы Коберник Эльмира Җамаловна үзенең спорт командасы белән килде. Спорт һәм музыкаль номерлар күрсәтелде. Шулай ук социаль хезмәтләр алучылар өчен «Картларны кочаклап» проекты хәйриячеләре татлы күчтәнәчләр җибәргәннәр.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре килде.
26 февраль көнне Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары Лесхоз мәдәният йорты оештырган чарада катнаштылар. Алар «Зарарлы гадәтләр һәм аларның кеше сәламәтлегенә йогынтысы» дигән темага лекция тыңладылар һәм кызыксындырган сорауларын бирделәр.
25нче февраль көнне, Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат- йортында социаль хезмәтләр алучылар белән скандинавия йөреше чарасы уздырылды.
Скандинавия йөреше йөрәк кан тамырлары авыруларына ( йөрәк өянәге, инсульт, кан басымы проблемалары) профилактика чарасы булып тора. Бу спорт төре организмны кислород белән ныграк баетырга ярдәм итә. Саф һава иммунитетны һәм йөрәк, кан тамырлары системасын ныгыта.