ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

 17 апрельдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль реабилитация буенча белгеч җитәкчелегендә «Хәтер терапиясе» технологиясе узды. Социаль хезмәтләр алучылар белән аларның яшьлек еллары һәм тормышларында булган вакыйгаларны искә төшерделәр.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

12
апрель, 2024 ел
җомга

   Изге Рамазан аенда безнең приютта ифтар узды, аны безнең хәйриячеләр һәм приют коллективы оештырды.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

11
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре һәм контроль-инспекция бүлеге консультанты Фәрхуллин Рөстәм Рәис улы белән очрашу булды.


saby.tatarstan.ru

 9 апрельдә Чувашия башкаласы Чебоксар шәһәрендә интеллектуаль тайпылышлары булган кешеләр арасында өстәл теннисы буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узды. Лесхоз интернат йортының социаль хезмәтләр алучысы Новиков Андрей бу чемпионатта уңышлы катнашты һәм призлы урыннар алды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

9
апрель, 2024 ел
сишәмбе

  4 апрельдә безнең приютта мастер-класслар үтте, анда Саба муниципаль районы халыкны социаль яклау башлыгы Гайнетдинова Лилия  Нургаяновна  һәм анын 8 сыйныфта укучы кызы Ландыш катнашты.

 

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

   Мөселманнар өчен изге Рамазан аенда Саба муниципаль районы халыкны социаль яклау башлыгы Гайнетдинова Л. Н.һәм аның туганнары 6 апрельдә тәрбияләнүчеләребез һәм авылдашларыбыз өчен зур Ифтар оештырдылар.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru
Ураза бәйрәме алдыннан «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә Хәйрияче ифтары уздырылды.
Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты
saby.tatarstan.ru

5
апрель, 2024 ел
җомга
Табигать әкренләп уяна, безне яшел буяулар белән сөендерә һәм без аңа җавап кайтара алабыз. 4 апрельдә «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләре 1 нче апрельдән 31 нче майга кадәр Татарстан Республикасында башланган санитар-экологик икеайлык кысаларында учреждение территориясендә кар тарату буенча эшләр үткәрделәр.
Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары-Утар балалар интернат-йорты
saby.tatarstan.ru
1 нче апрель көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә «Күңел ачу һәм көлү көне» темасына күңел ачу чарасы уздырылды.
Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International