ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 1 ноябреннән 8 ноябренә кадәр тугызынчы мәртәбә «Зур этнографик диктант» Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе уза, аның кысаларында рус, инглиз һәм испан телләрен белүче Россия һәм чит ил кешеләре Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның тарихын, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен белүләренә бәя бирә алачак.

 Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар  арасында этнографик диктант үткәрелде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

4
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе
2024 нче елның 4 нче ноябрендә Югары Утар балалар интернат-йортында Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтелде. Тарихи яктан бу бәйрәм Россиядә XVI гасыр ахыры-XVII гасыр башында болганчык чор тәмамлану белән бәйле.
Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты
saby.tatarstan.ru

2
ноябрь, 2024 ел
шимбә

02 ноябрь көнне Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан балигь булмаган балалар белән чара үткәрделәр.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге Саба шәһәр җирлеге ОСЗ
saby.tatarstan.ru

1
ноябрь, 2024 ел
җомга

31 октябрь көнне балалар белән «Нарат» боз сараенда булдык.Тимераякта шуу бик популяр спорт төре булып кала, аны өлкәннәр дә, балалар да бик теләп башкара. Күпләр тимераякны бик яхшы белә, әмма кайбер егетләр беренче тапкыр тимераякка бастылар, ләкин үзләренең куркусызлыгы һәм үҗәтлеге белән алар бозны яулап ала алдылар! Барысы да канәгать калды, уңай хис-кичерешләр алдылар!

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

29 октябрь көнне безнең приют махсус хәрби оперциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыю оештырды. Балаларыбыз һәм приют коллективы чәк-чәк әзерләделәр, ул тиздән гуманитар ярдәм кабул итү пунктына тапшырылачак. Безнең балалар интузиазм белән бу ризыкны әзерләргә өйрәнделәр һәм авыр вакытта безнең солдатларга ярдәм итәргә бик шат иделәр.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru
Артемий атакай кабаттан безнең балаларны сөендереп китте. Бәйрәмдә барлыгы 25 тәрбияләнүче катнашты. Атакай кунакка шаян клоуннарны чакырды, ә алар уз чиратында безнең балаларны сөендереп төрледән төрле кызык уеннар оештырдылар, заманча җырларга биюләр куйдылар, фокуслар күрсәттеләр.
Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты
saby.tatarstan.ru

31
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

              Бүген Лесхоз интернат-йортында Теләче муниципаль районыннан делегация – Ветераннар Советы булды. Социаль хезмәтләр алучылар алдында матур концерт программасы белән чыгыш ясадылар, бүләкләр өләштеләр. Аларга еллык игътибарлары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында контроль-инспекция бүлеге консультанты Фәрхуллин Рөстәм Рәис улы белән очрашу булды.


saby.tatarstan.ru

30
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

 30 октябрь көне Россия Хәрби-Диңгез Флотына нигез салу көне дип санала. РФ Хәрби-Диңгез Флоты башкомандующиеның боерыгы нигезендә, бу дата, 1996 елдан башлап, һөнәри бәйрәм — Диңгезче-су өстендә йөрүче көне буларак билгеләп үтелә.

 Әлеге бәйрәм уңаеннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә презентация карау оештырылды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International