ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

«Сладкоежка» түгәрәге программасын тормышка ашыру кысаларында безнең приютта Самса әзерләү буенча мастер - класс үткәрелде. Самса - көнчыгыш кухнясыннан чыккан шундый үзенчәлекле пирог. Бөтен кирәкле продуктларны һәм эшләнмәләрне балалар үзләре әзерләделәр: электр иттарткычыннан файдаланып, фарш әзерләделәр, суган чистарттылар, камыр әзерләделәр. Аннары ризык әзерләү башланды. Уртак хезмәт нәтиҗәсе тәмле, хуш исле пешерү булды, аны барлык балалар рәхәтләнеп татып карады.

 

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

19
гыйнвар, 2024 ел
җомга

    18нче гыйнвар конне, Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат- йортында шәфкать туташы  җитәкчелегендә скандинавия йореше чарасы  уздырылды.

    Скандинавия йореше  йөрәк кан  тамырлары авыруларына (йөрәк  өянәге, Инсульт, Кан басымы  проблемалары) профилактика  чарасы  булып  тора. Бу спорт  төре  организмны   кислород  белән  ныграк  баетырга  ярдәм итә. Саф  һава  иммунитетны һәм йөрәк, кан  тамырлары  системасын  ныгыта.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

18 гыйнварда, волонтерлык эше кысаларында, Янил урта мәктәбе «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары, тәрбия буенча киңәшче Хисмәтова А.Х., педагог-оештыручы Галимуллина Э.Г. белән бергә, безнең тәрбияләнүчеләргә «Кызыл алмалар» спектакленнән өзек күрсәттеләр.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты
saby.tatarstan.ru

18
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

17 нче гыйнварда Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән шәхси шөгыль  үткәрелде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

В  Автономной некоммерческой организации «Реабилитационный центр «Балкыш»-(Сияние)  ежедневно проводятся   досуговые    мероприятия для получателей социальных услуг.


saby.tatarstan.ru

12
гыйнвар, 2024 ел
җомга

«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә тәрбиячеләр И.И. Идиятова һәм Г.Х. Гыйльметдинова җитәкчелегендә спорт-уен эстафетасы үткәрелде.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты
saby.tatarstan.ru

11
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш» (Сияние) тернәкләндерү үзәге 2024 нче елның беренче социаль хезмәт алучыларын кабул итте.


saby.tatarstan.ru

10
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

10 гыйнварда Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән хезмәт терапиясе үткәрелде.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International