Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында 8 апрель көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә интернатта яшәүчеләр белән берлектә рус әдәбияты классикларының әсәрләрен уку оештырылды.
6 апрельдән 12 апрельгә кадәр Татарстан Республикасында cәламәт яшәү рәвешен үстерү атналыгы уза.
Бу атнада Татарстан Республикасы буенча Сәламәт яшәү атналыгы уза. Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган бу атна кысаларында 7 апрель көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йорты территориясендә хезмәткәрләр һәм яшәүчеләр арасында «Тормышка 10000 адым» акциясе уздырылды.
Шәмсетдинова Аделина һәм аның җитәкчесе Дәүләтгәрәева Гөлфинә Зофаровна конференциядә "Яхшылык эшлә"проекты белән катнаштылар.
3 апрель көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм анда яшәүчеләр язгы өмәдә катнаштылар.
3 нче апрельдә безнең балалар йорты тәрбиячеләре балалар өчен «Балаларның үз хокуклары һәм бурычлары бар» дигән хокук тәрбиясе буенча тренинг үткәрделәр.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә психолог җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар өчен ароматерапия һәм музыкотерапия элементлары белән релаксацион дәресләр үткәрелә.
Көлке һәм мәзәкләр көне-халыкара юмор бәйрәме, аны күп илләрдә 1 апрельдә билгеләп үтәләр. Бу көнне шаяру, күңел ачу, туганнарыбыз, дусларыбыз, хезмәттәшләребез, якыннарыбыз һәм бөтенләй таныш булмаган кешеләр белән шаярту гадәте бар.
Беренче апрель шаяртулары бик күп якты тәэсирләр, уңай хис-кичерешләр бирә һәм озакка истә кала. Тик шуны истә тотыгыз: 1 апрельгә булган мәзәкләр күңелле һәм зарарсыз булырга тиеш.
1 апрель көнне Лесхоз интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә интернатта яшәүчеләр белән берлектә стена газетасы чыгарылды.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре һәм иртәнге гимнастика уткәрелә.
25 март көнне Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә интернатта яшәүчеләр белән «Сугыш булды, без тыл идек» дигән темага тарихи сәгать үткәрелде.