14 ноябрьдә безнең приютка эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Зарипова Эльмира Әмировна килде. Сәфәр барышында Эльмира Әмировнага эш кабинетлары күрсәтелде, аларда приют тәрбияләнүчеләре белән түгәрәк һәм һөнәри юнәлеш бирү эшләре белән таныштырылды.Шулай ук Министр педагоглар һәм тәрбиячеләр белән сөйләште, безнең балалар белән аралашты.
Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Әмирова эш визиты белән Саба муниципаль районында булды. Район халкын социаль ярдәмгә кагылышлы шәхси мәсьәләләр буенча кабул итте. Гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләре һәм үтенечләре игътибар белән тыңланды, өйрәнелде, һәр сорау буенча консультацияләр һәм тулы җаваплар бирелде.
14 ноябрь көнне Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министры Зарипова Эльмира Әмир кызы эшлекле сәфәре белән Югары Утар балалар интернат-йортында булды.
Галимнәр күптәннән ачыклаганча, иҗади активлык олы яшьтәге кешеләргә иң мөһиме – яшәү көче һәм яшәргә теләк бирә. Яраткан эше белән шөгыльләнүче кеше өчен яшь юк. Кызыклы шөгыль белән мавыгу өлкән яшьтәге кешеләргә вакытны файдалы уздырырга, начар нәрсә турында уйламаска – интеллектуаль һәм физик формаларны лаеклы дәрәҗәдә сакларга ярдәм итә. Иҗат-озын гомер серләренең берсе.
13 ноябрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йортында тәрбияче җитәкчелегендә аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән шөгыль үткәрелде.
1 декабрь - Бөтендөнья СПИД белән көрәш көне. Бу бәйрәм түгел. Бу көн дөнья җәмәгатьчелегенең һәм гади кешеләрнең игътибарын СПИД проблемасына, кеше тормышының кыйммәтлегенә җәлеп итү өчен барлыкка килде. 10 ноябрьдә Лесхозның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән "Мәгълүматлы булу - СПИДтан иң яхшы саклану юлы" дигән профилактик әңгәмә узды. Әңгәмәне шәфкать туташы уздырды, ул катнашучыларга ВИЧ-инфекция ачылу тарихы, бу үлем куркынычы булган инфекциянең төп йоктыру юллары, ВИЧ йоктыруны булдырмау чаралары, ВИЧ-инфекция авырулары белән аралашуның иминлеге турында сөйләде һәм социаль хезмәт алучылар кызыл тасманы буядылар. Кызыл тасма - СПИД белән көрәш символы.
8 ноябрьдә Арча шәһәренең мәдәният йортында «Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар, психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортлар эшчәнлеге нәтиҗәләре» дигән темага семинар узды. Семинарда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Абдреева Юлия Ивановна чыгыш ясады. Шулай ук социаль учреждение технологияләре буенча мастер-класслар күрсәттеләр.
Лесхоз интернат-йорты семинарда актив катнашты, үзенең яңа технологияләрен күрсәтте, мәсәлән, чыбыктан зур фигуралар үтү һәм дәвалау үсемлекләреннән һәм ылыслы агачлардан хуш исле мендәрләр булдыру.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә хезмәт инструкторы тарафыннан «Җитез куллар» программасы нигезендә дәресләр үткәрелә.
Капиталь ремонт кысаларында картлар һәм инвалидлар өчен Лесхоз интернат-йортында Татарстан Республикасының инвестиция-төзелеш баш идарәсе җитәкчесе Н.Р.Ситдиков булды.
4 ноябрь көнне Теләче муниципаль районында төрле категориядәге спортчылар арасында армрестлинг буенча Татарстан Республикасы беренчелеге һәм чемпионаты узды. Чара Халык Бердәмлеге көненә багышланган иде. Ярышларда республиканың 12 шәһәр һәм районыннан 17 команда катнашты. Ярышлар уң һәм сул кулда үткәрелде, кагыйдәләр нигезендә, катнашучыларны авыру төрләре һәм үлчәү категорияләре буенча бүлештеләр. Катгый көрәштә Лесхоз интернат-йортыннан социаль хезмәтләр алучы Заһидуллин Рөстәм Ибраһимович катнашты. Спортчы иң яхшы нәтиҗәне күрсәтте һәм икенче урынны алды. Спортчыны уңышлы чыгыш ясавы, яхшы нәтиҗәсе һәм призлы урыны белән котлыйбыз.