ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2024 ел
шимбә

12 нче октябрь көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты» дәүләт казна учреждениясендә «Гаилә кунакханәсе» иҗтимагый проектын ачу тантанасы булды.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты
saby.tatarstan.ru

11
октябрь, 2024 ел
җомга

11 октябрь көнне Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары Лесхоз бистәсе музеенда булдылар. Музей хезмәткәрләре   «Урман сукмагы» дип исемләнгән мастер-класс үткәрделәр.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

10
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

              Бүген Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче Портнова Александра Иван кызының 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Портнова Александра гомер буе Казан шәһәрендә яши һәм Порох заводында 30 елдан артык эшли. Ләкин хәлләр ихтыяры белән интернат-йортка урнашырга мәҗбүр була.

         Без чын күңелдән Портнова Александраны туган көне белән котлыйбыз!

Туксан дигән киртәләрне

Бар бит әле үтәсе.

Никадәрле газиз җанга

Бәхет бүләк итәсе.

 

Утлар, сулар кичтең, батмадың,

Авыр еллар буйлап атладың.

Бирешмәдең җилгә, буранга.

Чын мәгънәсендә кеше булганга.

Чәчләреңә чал керсә дә,

Син бит безнең йөрәк түрендә.

Озак яшә, кадерлебез, авырмыйча,

Син дөньяда безгә бер генә.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен 03.10.2024 көнне  Шәмәрдән авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан Халыкара өлкәннәр көненә багышланган кичә үткәрелде.


saby.tatarstan.ru

9
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

9 октябрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен  интернат – йортында хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар интернат хезмәткәрләре белән берлектә интернат территориясен төзекләндерү эшләрен башладылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

8
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

 8 октябрь көнне Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында матур концерт программасы белән Шыңар авыл җирлеге үзешчәннәре булдылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

4
октябрь, 2024 ел
җомга
Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы көне алдыннан Югары Отар балалар интернат-йортында «ТР Янгын күзәтчелеге»ТР Дәүләт казна учреждениесенең Саба отрядының Шәмәрдән авылын саклау буенча аерым пост хезмәткәрләре белән мәгълүмати сәгать узды.
Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары-Утар балалар интернат-йорты
saby.tatarstan.ru

Халыкара өлкәннәр көненә багышланган өлкәннәр ункөнлеге кысаларында 4 октябрьдә «Балкыш» социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәтләр алучылар Лесхоз бистәсендә Н.М. Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасына экскурсиягә бардылар. 

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге Саба шәһәр җирлеге ОСЗ
saby.tatarstan.ru

 Лесхоз мәдәният йортында эшләүче «Оста куллар» клуб берләшмәсе, Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары белән берлектә кашыклар бизәү буенча мастер-класс үткәрделәр. Һәркемнең уникаль бизәге барлыкка килде, һәркем үзенең иҗади сәләтен тормышка ашырды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

3
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

3 октябрь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган Кукмара районы Мәдәният йорты оештырган концерт булып узды. Чарада Кукмара КЦСОН директоры Шәрипов Руслан Марсилович һәм ТР МТЗ һәм СЗ социаль яклау бүлеге башлыгы Мусина Регина Ринатовна катнашты. Кунаклар интернатта яшәүчеләрне котладылар, бүләкләр һәм чәйгә татлы ризыклар тапшырдылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International