ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

13 сентябрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәт буенча инструктор аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән, кулларның вак моторикасын яхшырту һәм саклау буенча социаль технология үткәрде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

11
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

9 сентябрьдә "Тургай" приютында бөек язучы Л.Н.Толстойның 195 еллыгына багышланган чара узды.

Чара барышында тәрбияләнүчеләр бөек язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. Барлык балалар да актив катнашты, вакыт күңелле узды.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

10 августта безнең приютка "Газпром Трансгаз Казан"  вәкилләре һәм ЭПУ начальнигы Мөхетдинов И.И мотоциклларда килделәр, Алар безнең тәрбияләнүче балаларга мотоцикл йөртү буенча мастер-класслар күрсәттеләр һәм һәр бала мотоциклда утырып,үзен аны йөртүче ролендә күз алдына китерә алды. Кунакларыбыз балаларыбыз өчен искиткеч бүләкләр алып килделәр: өстәл уеннары, урам уеннары җыелмалары һәм уенчыклар. Балалар бик шатландылар!

Иганәчеләребезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез, сәламәтлек һәм муллык телибез!

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүләре уздыру өчен медицина оешмаларына китерү дәвам итә. Аны райондагы авыллардан “Балкыш” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге автотранспорты белән илтеп җиткерәләр.


saby.tatarstan.ru

Бүген, "Балкыш" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә, Саба муниципаль районында аз керемле гражданнарга, социаль контракт нигезендә, дәүләт социаль ярдәме күрсәтү буенча, чираттагы ведомствоара комиссия узды.


saby.tatarstan.ru

8
сентябрь, 2023 ел
җомга

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  белгечләре  «Экстремизмга - ЮК» ункөнлеге кысаларында, бер - береңә карата толерантлылык тәрбияләү, кешеләр белән дус- тату мөнәсәбәттә яшәүне формалаштыру максатыннан, “Терроризм- җәмгыятькә карата начарлык” темасына әңгәмә үткәрделәр һәм видеотасмалар карап үттеләр.


saby.tatarstan.ru

6 нчы сентябрьдә безнең балалар йортында полиция хезмәткәре белән очрашу булды. Очрашуга үз гомерен эчке эшләр бүлегендә эшләүче вәкаләтле участок хезмәткәре Латыйпов Алмаз Айрат улы чакырылды.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты
saby.tatarstan.ru

7
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Саба районы «Балкыш» халыкка  комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары Саба ш.т.б. «Волонтер» үзәгенең активистлары белән берлектә “Экстремизмга ЮК!” айлыгы кысаларында буклетлар тараттылар.

Әлеге чараның максаты-бер-береңә карата толерант мөнәсәбәт тәрбияләү, кешеләр белән дус мөнәсәбәттә яши белүне формалаштыру.


saby.tatarstan.ru

  Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар  белән ял сәгатьләрендә күңелле чаралар үткәреп бара. 


saby.tatarstan.ru

6
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Саба муниципаль районында, стажировка кысаларында, ТР Раисе кадрлар резервында катнашучылар 2023 елның 06 сентябрендә Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булды

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International