Бүген, 9 июньдә, “Балкыш” халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәгендә тантаналы чара, хезмәткәрләрне котлау һәм социаль хезмәткәрне бәйрәм итү хөрмәтенә лаек булучыларны бүләкләү тантанасы булды. Чарада Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Багманов Марат Мансурович һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлеге башлыгы Л.Н.Гайнетдинова катнашты.
Бүген 9 июньдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара, алдынгыларны һәм юбилярларны котлау булды. Чарада Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Р. Ишниязов,Татарстан Республикасы Социаль яклау идәрәсе начальнигы Л. Н. Гайнетдинова катнаштылар.
8 июнь көнне Казан шәһәрендә инвалид балалар өчен «Бәхет белән ярыш» дип исемләнгән велосипед ярышы узды, әлеге чарада безнең тәрбияләнүчеләр дә катнашты.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә психолог җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар өчен ароматерапия һәм музыкотерапия элементлары белән релаксацион дәресләр үткәрелә.
Саба районында "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагоглары "Россия көненә" багышланган "Без Россиядә яшибез" дигән темага социаль хезмәтләр алучылар белән чара үткәрделәр. Чараның максаты: ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү, үз Ватаныңа хөрмәт һәм горурлык; Россия Федерациясе дәүләт символларын популярлаштыру.
6 июньдә Россиянең Пушкин көне - рус теле көне билгеләп үтелә. Бу көн уңаеннан Саба районындагы "Балкыш" Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагоглары "Рус теле көне" дигән темага социаль хезмәтләр алучылар белән әңгәмә үткәрделәр. Чараның максаты: А.С.Пушкин иҗаты турындагы белемнәрне тирәнәйтү һәм киңәйтү
Лесхоз интернат-йортында яшәүчеләр күп еллар махсус бүленгән участокта үз куллары белән яшелчәләр, тәмләткечләр һәм чәчәк түтәлләре булдыралар. Хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар чүп үләннәреннән җиләк түтәлләрен арындырдылар һәм җирен йомшарттылар.
2023 нчы елның 6 нче июнендә 14.00 сәгатьтә Саба муниципаль районының халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Балкыш” дәүләт автоном учреҗдениесендә әти-әниләре алиментлар түләүдән баш тарткан балалар тәрбияләүче гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан Бердәм кабул итү көне үткәрелде. Чарада суд приставы, социаль яклау, “Балкыш” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре, Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы катнашты.
Бу рус теленә багышланган Россия һәм халыкара дәүләт бәйрәме. 6 июньдә , А.С. Пушкинның туган көнендә билгеләп үтелә. Ул хәзерге рус әдәби теленә нигез салучы һәм үз иҗаты белән рус теленең бөтен матурлыгын һәм байлыгын күрсәткән кеше дип санала.
Бу бәйрәмдә Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интерна - йортында , тәрбияче җитәкчелегендә , социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә А.С. Пушкин шигырьләрен укыдылар.