15 мартта Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар Россия Федерациясе Президентын сайлауда актив катнаштылар. Һәр тәрбияләнүче тавыш бирү хокукыннан файдаланды.
Безнең тәрбияләнүчеләр Бөтенроссия конкурсында катнаштылар һәм 2 дәрәҗә лауреат дипломнары алдылар: Кузьмин Артур ИЗО номинациясендә-педагог Давлиева В. Р., Уринова Шахризада халык биюе номинациясендә-педагог Гыйльфанова М. Г., Аглиева Разиля ДПИ номинациясендә - педагог Зиганова Л. М., Рубцова Владислава ДПИ номинациясендә - педагог Башарова Р. С., Гөбәйдуллина Алия ДПИ номинациясендә 1 дәрәҗә лауреат-педагог Дәүләтгәрәева Г.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәреп бара.
13 мартта Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән, пластилиннан чәчәкләр ясау дәресе узды. Бу кулларның вак моторикасын үстерүгә, кул хәрәкәтләрен, иҗади фантазияне координацияләүгә ярдәм итә.
7 нче март көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә күп балалы гаиләләрнең әти-әниләре катнашында Гаилә елына багышланган «Без - дус, бердәм гаилә» дигән конкурс-уен чарасы узды.