11 апрель көнне Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көненә багышланган «Истә тотарга кирәк» темасына хәтер дәресе үткәрделәр. Чараны үткәрү максаты: балигъ булмаганнарның үз халкының тарихын, аның үткәнен һәм бүгенгесен белү омтылышын формалаштыруга ярдәм итү, патриотизм, үз халкы өчен горурлык, җаваплылык хисе үстерү, Ватанга, фашизмны җиңгән кешеләргә мәхәббәт тәрбияләү.
"Демография" милли проекты кысаларында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны Саба районы медицина учреждениеләренә илтү гамәлгә ашырыла.
Бүген Олы Шыңар, Кече Шыңар, Чулпыч һәм Мингер авыллары халкы өчен оештырылды.
11 апрельдә ел саен Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне билгеләп үтелә, ул 1945 елның 11 апрелендә Бухенвальд концлагеры тоткыннарының интернациональ күтәрелеше истәлегенә билгеләнгән.
Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бу истәлекле дата хөрмәтенә социаль хезмәтләр алучыларга «Азатлыкка өмет белән» темасына документаль фильм күрсәтелде.
9 нчы апрель көнне “Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты”дәүләт казна учреждениесе коллективы «Милләт яме -йола, бәйрәмнәрдә!» дип исемләнгән фестиваль-конкурста катнашты.
Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты территориясендә җыештыру эшләре дәвам итә.
8 нче апрельдә «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесе тәрбияләнүчеләре «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесының Саба бүлекчәсе өлкән инспекторы Насибуллин Илнур Дамир улы һәм ТР профилактик эшләр буенча Саба бүлекчәсе начальнигы Ягафарова Гүзәл Назыйф кызы белән очраштылар.
Һәр баланың туган көне шатлыклы һәм күптән көтелгән бәйрәм, аны якыннары һәм дуслары арасында бәйрәм итәргә, күп бүләкләр алырга телиләр. Безнен приюттада яз конендэ туган коннэрен билгелэп утуче балаларда бар.Бу бэйрэмне алар котеп ала.Бездэ торле конкурслар, уеннар белэн бу бэйрэмне билгелэп утэбез.
Төзекләндерү дәрәҗәсен күтәрү һәм авыл җирлекләре территорияләренең санитар хәлен яхшырту максатыннан 8нче апрельдә «Районкүләм өмә» игълан ителде.
8 нче апрельдә «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты» дәүләт казна учреждениесендә санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча өмә узды.
7 нче апрельдә Республика клиник балалар хастаханәсе белгечләре тарафыннан безнең учреждение тәрбияләнүчеләрен диспансерлаштыру буенча йөрәк ультратавыш тикшерүе үткәрелде.