ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2023 ел
җомга

6 мартта "Тургай" приюты тәрбиячелэре Саба муниципаль районы КДН утырышында катнаштылар. Утырышта безнең тәрбиячеләр,  шулай ук авыр тормыш хәлендә калган һәм ПДНда  учетта торучы яшүсмерләрнең җәмәгать тәрбиячеләре дә, доклад һәм презентацияләр белән чыгыш ясадылар. «Тургай» приютының тәрбиячесе Л.М.Зиганованы «ТРның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе 2023»республика конкурсының зона этабында катнашкан өчен Саба муниципаль районы башлыгынын  рәхмәт хаты белән бүләкләделэр.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

6
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә хезмәт инструкторы тарафыннан «Җитез куллар» программасы нигезендә дәресләр уткәрелә.


saby.tatarstan.ru

Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Лесхоз интернат – йортының социаль хезмәтләр алучылар Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар.Безнең интернат карамагындагылар «Традицион булмаган рәсем техникасы. Тоз белән рәсем ясау»  мастер-классында катнаштылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

"Тургай" приютында «Бизнесмен көне» узды . Балалар җирле "Тургайчики" валютасын эшләп, хезмәт йөкләмәләрен рәхәтләнеп үтәделәр һәм грамоталар алдылар. Барысы да бик тырыштылар. Бу кон балаларга бик ошады.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

   5 апрельдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тургай» балалар приютында дәрес үткәрделәр. Чара барышында ЮХИДИ инспекторлары балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм көндәлек тормышта юл хәрәкәте өлкәсендәге белемнәрен кулланырга өйрәттеләр. Моннан тыш, балалар инспекторлар белән бергә светофор сигналларының һәм юл билгеләренең әһәмиятен тикшерделәр. Дәүләт автоинспекторлары балаларга тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт иткәндә яктылык кайтаручы элементлар куллану турында искәрттеләр, бу җайланмалар автомобильчеләр өчен юл кырыенда кешене күренеклерәк итә, транспорт чарасына бәрелү куркынычын киметә, дип аңлаттылар.

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

Кичә безнең приютка  Сабадан  кунаклар килде, алар үзләре белән тәрбияләнүчеләребез өчен истәлекле бүләкләр алып килделәр. Балалар алар белән таныштылар, әңгәмәләр алып бардылар.Балалар  бүләкләргә бик шатландылар. Иганәчеләребезгә ярдәмнәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!

Тэги: ОСЗ Тургай
saby.tatarstan.ru

Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында чүп җыю һәм территорияне санитар чистарту өмәсе булып узды. Хезмәткәрләр өмәдә актив катнаштылар. Территориядә бөтен кар таратылды һәм чүп-чар җыелды.

Өмә-ул территорияне җыештыру гына түгел, ә аралашу, яхшы кәеф, уңай эмоцияләр дә! Өмә бик актив үтте. Эш нәтиҗәләре барысын да сөендерде!

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

5
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген «Балкыш» социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре һәм республика матди ярдәм үзәге бүлекчәләре белән берлектә административ бинаның тирә-ягын җыештырырга чыкты. Җирне узган елгы яфраклардан һәм чүп-чардан чистарттылар. Таралмаган карны тараттылар.


saby.tatarstan.ru

Саба районының муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы (МСРК) утырышлары расланган график нигезендә уза. 05 апрель көнне профилактика субъектлары кергән сигнал карталарын карадылар, гаиләләрнең торак-көнкүреш шартларын тикшерү актлары, ведомствоара исәптә торучы гаиләләр белән эшләүнең арадаш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. МСРК утырышы материаллары балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенә җибәрелде.


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International