11 нче сентябрьдә социаль эш буенча белгеч Вәлиева А.М. һәм тәрбияче Агләмова Л.И. Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында стажировка мәйданчыгында булдылар.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында контроль-инспекция бүлеге консультанты Фәрхуллин Рөстәм Рәис улы, Саба һәм Теләче МР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре районара бүлеге начальнигы Галимуллин Айнур Рифкать улы белән очрашу булды.
11 сентябрьдә ел саен алкогольгә бәйлелек һәм аек яшәү рәвешен популярлаштыру буенча Бөтенроссия аеклык көне үткәрелә.
Бу көнне «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Саба гимназиясенен Беренчелэре белән «Сәламәт яшәү рәвеше өчен» дигән акция үткәрделәр.
11 сентябрьдә Саба муниципаль районы Башлыгы Рәис Миңниханов Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булды. Визит вакытында ремонт эшләренең барышын тикшерделәр һәм капиталь ремонт буенча алга таба мәсьәләләр тикшерелде.
Хәзерге вакытта Лесхоз интернат-йортында склад бинасында эшләр алып барыла, шулай ук карантин бүлегенең кабул итү бүлмәсенең керү өлеше һәм шәфкать бүлеге эшләре бара.
Скандинавия йөреше
10 нчы сентябрь конне, Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат- йортында скандинавия йөреше чарасы уздырылды.
Скандинавия йореше йөрәк кан тамырлары авыруларына( йорәк өянәге, инсульт, кан басымы проблемалары) профилактика чарасы булып тора. Бу спорт төре организмны кислород белән ныграк баетырга ярдәм итә. Саф һава иммунитетны һәм йөрәк , кан тамырлары системасын ныгыта.
Бүген 06.09.2024 «Туган як» акциясе кысаларында интернатта Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Сафина Луиза Рәфхәт кызы һәм социаль хезмәтләр алучы Ильдус Шәфигуллинның туганнары булды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә 06.09.2024 көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Экстремизмга-юк!» террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча өйрәнүләр үткәрелде. Укуда учреждение хезмәткәрләре дә, социаль хезмәт алучылар да катнашты.
Бүген 05.09.2024 Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Лесхоз авыл клубы хезмәткәрләре катнашында "Экстремизмга - юк!" дигән акция кысаларында викторина оештырылды.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәреп бара.