Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләрдән файдаланучылар алдында Олы Нырты авыл җирлеге һәм «Язлы Арташ»авыл клублары хезмәткәрләре матур концерт программасы белән чыгыш ясадылар.
Бүген Лесхоз интернат-йорты коллективы кухня хезмәткәре Галимуллина Зөлфияне 50 яшьлек юбилее белән котлады.
Бу көн үзенчәлекле, чөнки ул кеше тормышында мөһим этапны алып тора. 50 ел-еллар буе тупланган тәҗрибә һәм зирәклек чын хәзинәгә әйләнгән вакыт.
Шушы ярты гасыр эчендә кеше күп санлы сынаулар, шатлыклар һәм кайгылар аша уза, уңышларга ирешә һәм уңышсызлыклар кичерә. Ләкин болар барысы да аны бүген — көчле, үз-үзенә ышанган һәм уңышлы кеше итә.
Тормышның матур төсләр, кызыклы очрашулар һәм онытылмас тәэсирләр белән тулы булуын телибез. Һәр көн яңа мөмкинлекләр китерсен һәм яңа офыклар ачсын.
16 сентябрь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, Саба үзәк хастаханәсенең Лесхоз амбулаториясеннән табиб Хәеров Мөнир Солтанбәк улы күзәтчелегендә, хастаханә хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларны совигрипп вакцинасы белән иммунизацияләделәр. Процедура алдыннан һәр кеше табиб тикшерүе үтте.
Бу вакцинация грипптан профилактика максатыннан үткәрелде. Вакцинациядән сон , социаль хезмәт алучыларда бернинди тискәре нәтиҗәләр дә ачыкланмады.
17 сентябрь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, тәрбияче җитәкчелегендә, социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә, көзге урманга экскурсия оештырылды.
Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә «Алкоголизм сәламәтлеккә зарарлы» дигән темага әңгәмә үткәрделәр
Бүген 13.09.2024 Арташ урта мәктәбе укучылары социаль хезмәтләр алучылар алдында матур концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Концерт Өлкәннәр көненә багышланган иде.
11 нче сентябрьдә социаль эш буенча белгеч Вәлиева А.М. һәм тәрбияче Агләмова Л.И. Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында стажировка мәйданчыгында булдылар.
11 сентябрьдә Саба муниципаль районы Башлыгы Рәис Миңниханов Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булды. Визит вакытында ремонт эшләренең барышын тикшерделәр һәм капиталь ремонт буенча алга таба мәсьәләләр тикшерелде.
Хәзерге вакытта Лесхоз интернат-йортында склад бинасында эшләр алып барыла, шулай ук карантин бүлегенең кабул итү бүлмәсенең керү өлеше һәм шәфкать бүлеге эшләре бара.
Скандинавия йөреше
10 нчы сентябрь конне, Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат- йортында скандинавия йөреше чарасы уздырылды.
Скандинавия йореше йөрәк кан тамырлары авыруларына( йорәк өянәге, инсульт, кан басымы проблемалары) профилактика чарасы булып тора. Бу спорт төре организмны кислород белән ныграк баетырга ярдәм итә. Саф һава иммунитетны һәм йөрәк , кан тамырлары системасын ныгыта.
Бүген 06.09.2024 «Туган як» акциясе кысаларында интернатта Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Сафина Луиза Рәфхәт кызы һәм социаль хезмәтләр алучы Ильдус Шәфигуллинның туганнары булды.