ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2024 ел
сишәмбе

14 нче  май көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шәфкать туташы социаль  технология үткәрде. Бармаклар  өчен  уткәрелгән гимнастиканын  бу  төре кулларның вак моторикасын саклауда  зур  урын  алып  тора.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

13
май, 2024 ел
дүшәмбе

13 апрель көнне, Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен  интернат -йортында, Кукмара районы Арбаш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган Җиңү көненә багышланган концерт булып узды. Концертта иң матур, күңелле җырлар   яңгырады. Социаль хезмәт алучылар зур рәхмәтләрен белдерделәр. Концерт программасы безнең тәрбияләнүчеләргә ошады.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

9
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Канәфер  Җиңү символы булып тора. Борын-борыннан бу чәчәк ныклык белән ассоциацияләнә. Канәфер батырлык,намуслылыкны гәүдәләндерә. Кызыл төс кан дигәнне аңлата: чөнки Җиңү бәһасез корбаннар бәрабәренә кыйммәтле җиңү булды.

9 май көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, тәрбияче җитәкчелегендә, социаль хезмәт алучылар белән берлектә җиңү чәчәге ясалды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

8
май, 2024 ел
чәршәмбе

         Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты коллективы 8 Майда Бөек Җиңү көненә багышланган парадта катнашты

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

7
май, 2024 ел
сишәмбе

            Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тыл хезмәтчәннәренең котлаулары уза. Бүген Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Мәһмүтов Фәрит Равил улы шушы авыл җирлегеннән килгән ветеран Бариева Рузиля Бари кызын котлады. Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановтан бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырды. 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

            Бүген Кукмара районында «Барс арена» спорт комплексында инвалидлар арасында өстәл спорт уеннары буенча күпбәйге ярышлары узды. Лесхоз интернат-йортыннан бу чемпионатта Абрамов А.А., Ермолаева С. И., Карташов Н. А., Королев В. В., Заһидуллин Р.И. катнашты.

            Новус, Шаффлборд, Джакколо, Кульбутто һәм Корнхолл кебек адаптив өстәл спорт уеннары шулай ук уенчының нерв-психик үсешенә, шәхеснең мөһим сыйфатларын формалаштыруга зур йогынты ясый. Алар уңай эмоцияләр тудыра, тормоз процессларын үстерә: уен барышында уенчыларга бер сигналга хәрәкәт белән җавап бирергә һәм башкаларда хәрәкәттән тыелырга туры килә. Бу Уеннарда ихтыяр, акыллылык, кыюлык, реакция тизлеге һ. б. үсеш ала.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

6
май, 2024 ел
дүшәмбе

3 майда «Җиңү көне» бәйрәме уңаеннан «Тулган Ай» фольклор ансамбле Югары Утар балалар интернат-йорты тәрбияләнүчесе белән берлектә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен  интернат-йортында яшәүчеләр өчен бәйрәм концерты оештырдылар. Аларның башкаруында матур җырлар һәм яхшы теләкләр яңгырады.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

3
май, 2024 ел
җомга

Һәр ел саен бөтен дөньяның православие христианнары үзләренең төп бәйрәмнәрен- Пасха бәйрәмен билгеләп үтәләр.

Пасха Россия һәм бөтен дөнья дин тотучылары өчен төп христиан чиркәү бәйрәмнәренең берсе. Россиядә Пасханы бәйрәм итүнең  күп гасырлык традицияләре һәм гореф-гадәтләре бар. Пасханы кешеләр аеруча түземсезлек  белән көтәләр, чөнки  икеләтә шатлык:  язның килүе, барлык тереклекнең яңартылуын символлаштыра. Россиядә Пасханы бәйрәм итү бик күп кызыклы традицияләр, гореф-гадәтләр, ритуаллар белән аерылып тора, алар бүгенге көнгә кадәр борынгы заманнардан сакланып калган.

Пасха йомыркалары һәм Пасха куличлары бәйрәмнең төп атрибуты.Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен  интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары, барысы кебек үк, Пасха бәйрәменә алдан әзерләнделәр. Тәрбияләнүчеләр Пасха йомыркаларын буядылар һәм бизәделәр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

2
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

       Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Галиев Марат Ибраһимович Лесхоз интернат-йортында булды. Сәфәрнең максаты-учреждениедә яшәүче тыл хезмәтчәннәрен котлау.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

 2 майда Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ТР Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләре булды. Учреждение җитәкчелеге белән обход ясадылар, яшәүчеләр белән сөйләштеләр, ремонт эшләрен карадылар. Социаль эш буенча белгеч һәм «Реабилитация һәм карау мәктәбе»нең төбәк тренеры Резеда Солтановна Габдрахманова карау буенча ярдәмчеләргә укыту үткәрде.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International