ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

14 ноябрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Зарипова Эльмира Әмировна эш визиты белән өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Лесхоз интернат-йортында булды. Эльмира Әмировна учреждение эше белән танышты, социаль хезмәтләр алучылар белән әңгәмә корды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

13
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Галимнәр күптәннән ачыклаганча, иҗади активлык олы яшьтәге кешеләргә иң мөһиме – яшәү көче һәм яшәргә теләк бирә. Яраткан эше белән шөгыльләнүче кеше өчен яшь юк. Кызыклы шөгыль белән мавыгу өлкән яшьтәге кешеләргә вакытны файдалы уздырырга, начар нәрсә турында уйламаска – интеллектуаль һәм физик формаларны лаеклы дәрәҗәдә сакларга ярдәм итә. Иҗат-озын гомер серләренең берсе.

13 ноябрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йортында тәрбияче җитәкчелегендә аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән шөгыль үткәрелде.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

10
ноябрь, 2023 ел
җомга

1 декабрь - Бөтендөнья СПИД белән көрәш көне. Бу бәйрәм түгел. Бу көн дөнья җәмәгатьчелегенең һәм гади кешеләрнең игътибарын СПИД проблемасына, кеше тормышының кыйммәтлегенә җәлеп итү өчен барлыкка килде. 10 ноябрьдә Лесхозның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән "Мәгълүматлы булу - СПИДтан иң яхшы саклану юлы"  дигән профилактик әңгәмә узды. Әңгәмәне шәфкать туташы уздырды, ул катнашучыларга ВИЧ-инфекция ачылу тарихы, бу үлем куркынычы булган инфекциянең төп йоктыру юллары, ВИЧ йоктыруны булдырмау чаралары, ВИЧ-инфекция авырулары белән аралашуның иминлеге турында сөйләде һәм социаль хезмәт алучылар кызыл тасманы буядылар. Кызыл тасма - СПИД белән көрәш символы.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

9
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

8 ноябрьдә Арча шәһәренең мәдәният йортында «Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар, психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортлар эшчәнлеге нәтиҗәләре» дигән темага семинар узды. Семинарда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Абдреева Юлия Ивановна чыгыш ясады. Шулай ук социаль учреждение технологияләре буенча мастер-класслар күрсәттеләр.

        Лесхоз интернат-йорты семинарда актив катнашты, үзенең яңа технологияләрен күрсәтте, мәсәлән, чыбыктан зур фигуралар үтү һәм дәвалау үсемлекләреннән һәм ылыслы агачлардан хуш исле мендәрләр булдыру.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

Капиталь ремонт кысаларында картлар һәм инвалидлар өчен Лесхоз интернат-йортында Татарстан Республикасының инвестиция-төзелеш баш идарәсе җитәкчесе  Н.Р.Ситдиков булды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

8
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

4 ноябрь көнне Теләче муниципаль районында төрле категориядәге спортчылар  арасында армрестлинг буенча Татарстан Республикасы беренчелеге һәм чемпионаты узды. Чара Халык Бердәмлеге көненә багышланган иде. Ярышларда республиканың 12 шәһәр һәм районыннан 17 команда катнашты. Ярышлар уң һәм сул кулда үткәрелде, кагыйдәләр нигезендә, катнашучыларны авыру төрләре һәм үлчәү категорияләре буенча бүлештеләр. Катгый көрәштә Лесхоз интернат-йортыннан социаль хезмәтләр алучы Заһидуллин Рөстәм Ибраһимович катнашты. Спортчы иң яхшы нәтиҗәне күрсәтте һәм икенче урынны алды. Спортчыны уңышлы чыгыш ясавы, яхшы нәтиҗәсе һәм призлы урыны белән котлыйбыз.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

2
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Халыклар бердәмлеге көне-1612 елда башланган бай тарихлы бәйрәм. Бу чара хөрмәтенә 2 ноябрьдә Лесхозның картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән үзара аңлашу, кешеләр турында кайгыртуны үз эченә алган акция уздырылды. Өлкәннәрне котлап өч төсне берләштергән тасма Һәм флажок  бүләк ителде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

Халыклар бердәмлеге көне - Россиянең иң яшь дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Ләкин 4 ноябрьдә искә алынган вакыйгалар бик күптән булды. Халыклар бердәмлеге көне - ул көчнең дуслык һәм бердәмлектә булуын искә төшерүче бәйрәм. Бүген 1 ноябрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта тәрбияче җитәкчелегендә стена газетасы чыгарылды. Катнашучыларны Россия бәйсезлеге көне турында белемнәрне ныгыту, катнашучыларның иҗади потенциалын ачу буенча оештыру, патриотизм хисе, илнең тарихи үткәненә хөрмәт үсеше өчен шартлар тудыру өчен стена газетасы чыгардык.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

27
октябрь, 2023 ел
җомга

27 октябрьдә Картлар һәм инвалидлар өчен Лесхоз интернат - йортына Теләче районы ветераннар Советы Рәисе җитәкчелегендәге делегация килде. Алар үзләренең җырлары, шигырьләре һәм биюләре белән сөендерделәр. Бу чыгыш бик шаян һәм беркемне дә битараф  калдырмады. Чара дәвамында җылы сүзләр яңгырады.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

25
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

25 октябрьдә Саба район мәдәният йортында "Татарстан Республикасында социаль хезмәт күрсәтүнең актуаль мәсьәләләре. 2023 елның 9 аена йомгак ясау" дигән темага семинар – киңәшмә булып узды. Лесхоз өлкәннәр  һәм инвалидлар өчен  интернат-йорты бу семинарда актив катнашты, күргәзмә һәм мастер-класс оештырылды. Социаль хезмәтләр алучылар Габдулла Тукайның «Шүрәле» поэмасыннан өзек күрсәттеләр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International