ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

Лесхоз интернат-йортында яшәүчеләр күп  еллар  махсус бүленгән участокта үз куллары белән яшелчәләр, тәмләткечләр  һәм  чәчәк түтәлләре булдыралар. Хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар чүп үләннәреннән җиләк түтәлләрен арындырдылар һәм җирен йомшарттылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

6
июнь, 2023 ел
сишәмбе

Бу рус теленә багышланган Россия һәм халыкара дәүләт бәйрәме. 6 июньдә , А.С. Пушкинның туган көнендә билгеләп үтелә. Ул хәзерге рус әдәби теленә нигез салучы һәм үз иҗаты белән рус теленең бөтен матурлыгын һәм байлыгын күрсәткән кеше дип санала.

Бу бәйрәмдә Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интерна - йортында ,  тәрбияче җитәкчелегендә ,  социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә А.С. Пушкин шигырьләрен укыдылар.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

31
май, 2023 ел
чәршәмбе

Ел саен 31 майда Халыкара тәмәке тартуга каршы көрәш көне билгеләп үтелә.Ул 1988 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан урнаштырылган.

31 майда Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә «Тәмәке тартуның зыяны » дигән темага лекция үткәрелде.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

29
май, 2023 ел
дүшәмбе

Тегү буенча мастер класс

Социаль хезмәтләр алучы белән Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбендә булдык , анда тегү машинасында тегү буенча мастер-класс чарасында катнаштык.Технология укытучысы Әнисә Тимерҗан кызы барысын да ачык итеп аңлатты һәм тегү машинасында тегү техникасын ничек дөрес кулланырга икәнен күрсәтте.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

24
май, 2023 ел
чәршәмбе

23 майда хезмәткәрләр өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Лесхоз интернат-йортында яшәүчеләр белән берлектә үлгән тәрбияләнүчеләрнең зиратлары территориясендә төзекләндерү, җыештыру һәм каберләрне чистарту үткәрделәр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

22
май, 2023 ел
дүшәмбе

22 майда Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен  интернат-йортына "Саба чишмәләре"ансамбле коллективы матур концерт программасы белән килделәр.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

19
май, 2023 ел
җомга

19 майда, Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен  интернат -йортында,Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган,  Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Концертта иң матур, күңелле җырлар, матур биюләр һәм чын күңелдән котлау сүзләре яңгырады. Социаль хезмәт алучылар зур рәхмәтләрен белдерделәр. Концерт программасы безнең тәрбияләнүчеләргә ошады.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

17
май, 2023 ел
чәршәмбе

«Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортында » вак моториканы яхшырту өчен  даими  рәвештә дәресләр уздырыла. Вак  моториканы  яхшырту  дәресләре, баш миенең нинди дә булса җәрәхәт алган очракларда  киңәш ителә. Мондый күнегүләр хәтер белән нинди дә булса проблемалар булган кешеләргә дә ярдәм  итә. Әмма сәламәт кешеләргә дә  бу  күнегүләрдән баш тарту  дөрес  тугел. Бу күнегүләр  хәтерне  ныгытырга, иҗади  сәләтне арттырырга бик нык  ярдәм  итәләр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

15
май, 2023 ел
дүшәмбе

Ел саен 15 майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.Гаиләдә кеше тормышы башлана, монда аның граждан буларак формалашуы бара.Гаилә-мәхәббәт , хөрмәт , бердәмлек һәм ярату чыганагы.

15 майда Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, тәрбияче җитәкчелегендә,  социаль хезмәтләр алучылар белән,  гаилә парлары бергәләп «Гаилә бәхете» дип аталган рәсем ясадылар. Ир-егетләр яраткан парларына чәчәкләр бүләк иттеләр.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

10
май, 2023 ел
чәршәмбе

Канәфер  Җиңү символы булып тора. Борын-борыннан бу чәчәк ныклык белән ассоциацияләнә.Канәфер батырлык,намуслылыкны гәүдәләндерә.Кызыл төс кан дигәнне аңлата: чөнки Җиңү бәһасез корбаннар бәрабәренә кыйммәтле җиңү булды.

10 май көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә,социаль хезмәт алучылар белән берлектә, җиңү чәчәге ясалды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International