ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Космонавтика көне башта СССРда, ә аннан соң Россиядә һәм постсовет киңлегенең башка илләрендә 12 апрельдә кеше космоска беренче очышын билгеләп үтү өчен билгеләнгән дата.

12 апрельдә «Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында»  Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучылар арасында Космонавтика көненә багышланган викторина үткәрделәр. Тәрбияләнүчеләр ике командага бүленделәр «Гагариннар» һәм «Дуслык» командалары. Алар викторинада бик теләп катнаштылар, сорауларга дәртләнеп җавап бирделәр, космосны яулау турындагы мәгълүматны кызыксынып тыңладылар. Чара җылы һәм дустанә мөнәсәбәттә узды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

11
апрель, 2023 ел
сишәмбе

11 апрельдә ел саен Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне билгеләп үтелә, ул 1945 елның 11 апрелендә Бухенвальд концлагеры тоткыннарының интернациональ күтәрелеше истәлегенә билгеләнгән.

Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бу истәлекле дата хөрмәтенә социаль хезмәтләр алучыларга «Азатлыкка өмет белән» темасына документаль фильм күрсәтелде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

10
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен  интернат-йорты территориясендә  җыештыру эшләре дәвам итә.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

6
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Лесхоз интернат – йортының социаль хезмәтләр алучылар Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар.Безнең интернат карамагындагылар «Традицион булмаган рәсем техникасы. Тоз белән рәсем ясау»  мастер-классында катнаштылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында чүп җыю һәм территорияне санитар чистарту өмәсе булып узды. Хезмәткәрләр өмәдә актив катнаштылар. Территориядә бөтен кар таратылды һәм чүп-чар җыелды.

Өмә-ул территорияне җыештыру гына түгел, ә аралашу, яхшы кәеф, уңай эмоцияләр дә! Өмә бик актив үтте. Эш нәтиҗәләре барысын да сөендерде!

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

31
март, 2023 ел
җомга

2008 елдан башлап ел саен 2 апрельдә Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне (World Autism Awareness Day) билгеләп үтелә. Ул БМО Генераль Ассамблеясының 2007 елның 18 декабрендәге резолюциясе белән билгеләнгән, анда аутизм белән авыручы балаларның күп булуы турында борчылу белдерелгән. Аутизм-нерв системасы үсешендә даими бозылу, ул балачакта ук күренә һәм җенесенә, расасына яки социаль-икътисади статусына бәйле түгел.

 31 мартта Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында, тәрбияче җитәкчелегендә, «Аутизм-нәрсә ул ? " темасына лекция  һәм “ Зәңгәр лента” акциясе үткәрелде.

.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

29
март, 2023 ел
чәршәмбе

Өстәл уеннарын балалар гына түгел , олылар да ярата. Өстәл лотосы-күңел ачу уены. Уен Итальян чыгышыннан.Ул 16 гасырда уйлап табылган. Лото вак моториканы яхшыртырга ярдәм итә. Бу уенчыларның бармаклары вакыт узу белән җайлырак,тыңлаучанрак булачак.Бу хәрәкәтләр координациясе яхшырачак дигәнне аңлата.

Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, тәрбияче җитәкчелегендә, социаль хезмәтләр алучылар  лото уены  уйнадылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

22
март, 2023 ел
чәршәмбе

21 март  конне  күп илләрдә яз килү белән бәйле Нәүрүз бәйрәме билгеләп үтелә. Бу  бэйрэм,  көн  белән  төн  тигезләнгән  тәүлеккә    туры  килә. Шушы  уңайдан 21 мартта Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында “ Күңелле стартлар " узды.

          Бу мавыктыргыч чарада интернатта  яшәүчеләр үзләре катнашты. Барлык катнашучыларда  да  бу  спорт  чарасы яхшы  күтәренке  кәеф һәм уңай  тәэсирләр  калдырды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

15
март, 2023 ел
чәршәмбе

14 мартта Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта "Саба ЦРБ" табиблары тарафыннан социаль хезмәтләр алучыларга диспансер тикшерүе үткәрелде.

Диспансерлаштыру барышында интернат-йортта яшәүчеләрне хирург, эндокринолог, невропатолог, отоларинголог, гинеколог, окулист, психиатр, уролог һәм терапевт караган. Медицина тикшерүе яки диспансерлаштыру авыруларны ачыклауга, аларның үсеш куркынычын бәяләүгә юнәлдерелгән. Процедура берничә табибка баруны, анализлар һәм тикшерүләр үткәрүне күздә тота.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

1
март, 2023 ел
чәршәмбе

1 март көнне, Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында,хезмәт буенча инструктор Әгъләмова Л.И. җитәкчелегендә,социаль хезмәт алучылар борыч,томат орлыклары утырттылар.Бакчада ел саен төрле яшелчәләр үстерелә, аннан соң алардан интернатта яшәүчеләр өчен ризыклар әзерлиләр.

Яшәүчеләр учреждениенең территориясен матурлауда актив катнашалар,шул ук вакытта алар хезмәт күнекмәләрен торгызу, үзләренең иҗади потенциалын күрсәтү мөмкинлеге алалар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International