ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның  10нчы  сентябрендэ    Байлар  Сабасынын  “Олимп”  стадионында   момкинлеклэре   чиклэнгэн   кешелэр  арасында   җиңел  атлетика  буенча   чемпионат  булдып  узды. Безнен  интернатыбыздан  бу спорт   чарасында   1975нче  елда  туган Загидуллин  Рөстэм И. һэм  1977нче  елда  туган  Ермалаева  Светлана  И. катнаштылар  Алар  ядрэ  ату, 200 метрга, 400  метрга, 800 метрга  йогерү  буенча булган  ярышларда  катнашып 1нче, 2нче, 3нче  урыннарга  лаек булдылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты
saby.tatarstan.ru

2
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген тәрбияче Әгъләмова  Л.И. җитәкчелегендә “Кайда ? Нәрсә ? Кайчан ?” дип исемләнгән викторина  үткәрелде.

 Викторина игътибар , хәтер , фикерләүне үстерә, ялны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә ярдәм итә. Бу чарада өлкәннәр бик теләп катнаштылар һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты
saby.tatarstan.ru

26
август, 2020 ел
чәршәмбе

           21 нче август көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Зарипова Эльмира Әмир кызы булып китте.

            Эльмира Әмир кызы бүлмәләрне, территорияне карап чыкты, биредә яшәүчеләр һәм интернат-йортның коллективы белән аралашты.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты
saby.tatarstan.ru

19
август, 2020 ел
чәршәмбе

Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортының культорганизаторы Мөбәрәкшина Г.Г. олылар белән «Шат җырлардан йөрәккә күңелле» дип исемләнгән күңел ачу программасы үткәрде. Җыр күп кешеләргә шатлык китерә. Ә җырлау тагын нәрсә бирә? Җырлау иммун системасын ныгыта, сәламәт йокыга ярдәм итә, стресс дәрәҗәсен киметә, акыл активлыгын яхшырта, коммуникатив күнекмәләрне киңәйтә. Җыр - табигый антидепрессант һәм, ниһаять, җырлау ышанычны көчәйтә. Кан әйләнеше һәм кислород агымы яхшыра, бу исә баш миенә кислород үтеп керү мөмкинлеге бирә, акыл активлыгы һәм хәтерне ныгыта.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты
saby.tatarstan.ru

29
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортының культорганизаторы Мөбәрәкшина Г.Г. өлкәннәр белән «Йөрәккә якын җырлар» дип исемләнгән җыр кичәсе үткәрде. Өлкәннәр өчен кайгырту һәм игътибар бик мөһим. Нәкъ менә аларга коллективта уңайлы һәм рәхәт булсын өчен, алар өчен махсус, кызыклы чаралар оештырыла. Бу - тематик кичәләр, танып - белү-өйрәтү дәресләре, төрле лекцияләр булырга мөмкин. Нәкъ менә шулар тормыш матурлыгын өсти дә инде. Дөрес оештырылган ял кичәсе өлкәннәр өчен вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә, үз талантларын күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты
saby.tatarstan.ru

22
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген хезмәт буенча инструктор Аглямова  Л.И. җитәкчелегендә “Трудотерапия” социаль тернәкләндерү технологиясе үткәрелде. Темасы : “Пенопласт шарчыкларыннан аппликация” . Максатлары :  вак кул моторикасын яхшырту, хезмәт эшчәнлегенә мотивация формалаштыру.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты
saby.tatarstan.ru

15
июль, 2020 ел
чәршәмбе

                13  июль көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында "Казан әниләре" хәйрия фонды вәкилләре булып китте. "Казан әниләре" - коммерцияле булмаган иҗтимагый хәйрия оешмасы, аның төп максаты-хәйрия ярдәме күрсәтү. Хәзерге вакытта «Казан әниләре" Татарстанның егермедән артык учреждениесе белән хезмәттәшлек итә һәм ярдәм күрсәтә . Ял итү эшчәнлеген оештыру өчен товарлар сатып алып бирү рәвешендә спонсорлык ярдәме оештырдылар, социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны телевизорлар һәм радиоалгычлар белән тәэмин иттеләр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты
saby.tatarstan.ru

8
июль, 2020 ел
чәршәмбе

           

8 нче июль көнне Лесхоз интернат-йортында социаль эш буенча белгеч Вәлиева А.М. җитәкчелегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара үткәрелде. Интернатта яшәүчеләр бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, кайда һәм ничек бу бәйрәм барлыкка килде. Парлар ничек танышулары турында сөйләделәр. Серләре белән уртаклаштылар. Ромашка чәчәге бәйләмен җыйдык. Соңыннан ромашкалар белән ваза рәсеме ясадылар. Һәр интернатта яшәүче (мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр) үз фикерен кертте рәсемне булдыруда.

«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» дигән исем алган бөтенроссия бәйрәме беренче тапкыр 2008 елның 8 июлендә узды. Аны Россиянең өченче Президенты Дмитрий Медведевның хатыны Светлана Медведева җитәкчелегендәге социаль-мәдәни инициативалар Фонды оештырды. Аннары бәйрәм ел саен билгеләп үтелә башлады.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Россиядә һәм башка илләрдә — Болгария, Белоруссия, Әзербайҗан, Украина, Германия, Бөекбритания, Франциядә билгеләп үтелә.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне символы ромашка булды. Бәйрәм көнендә ромашкалардан веноклар үрәләр, ромашка чәчәкләре һәм «февронькалар» — Ромашка һәм башка гаилә символлары төшерелгән открыткалар бүләк итәләр. 8 июльдә никах теркәү тантанасы популяр традициягә әйләнде: бу уңайдан күп кенә ЗАГСлар эш сәгатьләрен озайта.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты
saby.tatarstan.ru

2
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Социаль хезмәт алучылар өчен «Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе  оешкан төстә тавыш бирү буенча Конституциягә төзәтмәләр кертүдә катнашты. Тавыш бирү санитар һәм эпидемиологик куркынычсызлыкның максималь чараларын үтәү белән барды. Бу чарада яшәүчеләр бик теләп катнаштылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты
saby.tatarstan.ru

24
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 24 июнендә "Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында" социаль хезмәт алучылар өчен Бөек Ватан Сугышы тәмамлануга 75 ел тулуга багышланган Җиңү Парадының онлайн-трансляциясе үткәрелде. Әлеге чара барышында яшәүчеләр бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Алар ветераннарның батырлыклары һәм ил өчен горурлык хисе кичерделәр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International