ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында психолог Вәлиева С.М. җитәкчелегендә эчке ресурсларны мобилизацияләүгә юнәлдерелгән шәхси һәм төркем форматындагы чаралар үткәрелде. Төп когнитив һәм психик функцияләрне диагностикалау һәм тикшерү эшләре башкарылды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты
saby.tatarstan.ru

16
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Хезмәт буенча инструктор Әгъләмова Л. җитәкчелегендә учреждениедә даими рәвештә кәгазьпластика социаль технологиясе буенча дәресләр уза. Кәгазь пластика - сәнгатьнең заманча төрләренең берсе. Ул, аппликация ясау, рәсем ясау, коллаж, кәгазьдән конструкцияләү кебек төрле юнәлешләрнең синтезы булып тора. Кәгазьпластика декоратив-бизәү сәнгатенең бер төре буларак киң кулланыла. Әлеге техниканы кулланып, бәйрәмнәргә эксклюзив открыткалар да, фигуралар да, тулы бер тәмамланган картиналар да булдырырга мөмкин. Сәнгатьнең шундый җитди әсәрләрен иҗат итү өчен күпьеллык тәҗрибә тупларга кирәк. Кәгазьпластика үзеңнең индивидуальлегеңне күрсәтергә мөмкинлек бирә; иҗади фикерләүне, күзаллауны, вак һәм эре моториканы үстерә; гүзәллек дөньясына кереп китәргә ярдәм итә; конструкторлык эше күнекмәләрен, коллективта эшләү тәҗрибәсен алырга, чит кешеләрнең фикерен тыңларга һәм кабул итәргә булыша.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты
saby.tatarstan.ru

9
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Хезмәт терапиясе өлкән кешенең мөстәкыйль тормышын нәтиҗәле оештыру шарты булып тора, аңа рәхәтләнеп яшәргә ярдәм итә. Өлкәннәр өчен үз эшенең кыйммәтен тою, аның тирә-юньдәгеләр өчен файдалы булуына ышану мөһим. Өлкән пациентлар белән эшләүдә кулланыла торган хезмәт терапиясенең мөһим бурычы булып өлешчә югалган хәрәкәт функцияләрен кире кайтару, шулай ук хезмәт күнекмәләрен торгызу яки формалаштыру тора. Әлеге максатлар өчен Лесхоз интернат – йортында кәгазь пластикасы, хезмәт терапиясе, музыкотерапия, уен терапиясе кебек технологияләр кулланыла.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты
saby.tatarstan.ru

2
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Өлкән буын бәйрәме-Өлкәннәр көне.
1 октябрь-үзенчәлекле көн. Нәкъ менә бүген бөтен дөнья өлкәннәрне хөрмәтли: котлаулар әзерли, әби-бабайларны бәйрәмгә чакыра, аларны тәмле торт һәм чәй белән сыйлый.

Картайсыннар әйдә еллар,

Картаймасын бары күңел

Һәр көн яңа бәхет килсен

Моңаерга кирәк түгел

Шатлыгыгыз ешрак булсын,

Кайгылар урап үтсеннәр.

Еллар санын сизмәс өчен -Оныклар гөрләп үссеннәр!

"Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йорты " нда да ел саен бу матур бәйрәм билгеләп үтелә. Яшәүчеләребез өчен матур концерт программасы, бүләкләр, коллективтан, ТР районнарыннан килгән делегацияләрдән һәм туганнардан котлаулар оештырыла. Әмма иң мөһиме ул - игътибар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты
saby.tatarstan.ru

26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты  һәм интернатта торучылар (инвалидлар, өлкән яшьтәге кешеләр) махсус контроль астында тора. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүдән башка,интернатта, даими рәвештә, янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләү буенча персоналның эшчәнлеген тикшерү өчен тактик өйрәнүләр үтә. Шундый өйрәнүләрнең берсе 18 апрель көнне үтте. Ахырда нәтиҗә ясалды һәм барлык катнашучыларның гамәлләренә бәя бирелде. Әлеге чараларның нәтиҗәлелеген арттыру өчен янгын күзәтчелеге инспекторлары өстәмә тәкъдимнәр ясадылар. Тулысынча алганда, өйрәнүләргә уңай бәя бирелде.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты
saby.tatarstan.ru

18
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Саба муниципаль районында урнашкан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр алдында, матур һәм мавыктыргыч концерт программасы белән, Иске Икшермә авыл клубы хезмәткәрләре чыгыш ясады. Үзләренең биюләре, җырлары белән катнашучылар әби-бабайларның берсен дә битараф калдырмадылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты
saby.tatarstan.ru

11
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

  Кәгазь пластикасы - ул кәгазь битен җанландыру сәнгате , аннан санаулы минутлар эчендә чәчәкләр , кошлар , хайваннар үрнәкләре ясап була . Кәгазь - ул бик уңайлы материал .

        Бүген "Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында", хезмәт буенча инструктор Әгләмова Л.И. җитәкчелегендә «Кәгазь пластикасы» социаль тернәкләндерү технологиясе үткәрелде. Тема :  "Җиләк-җимеш рәсемен ныгытма кәгазь белән  төрү". Максатлары : кәгазь белән эшләп  вак кул маторикасын яхшырту, кәефне күтәрү.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты
saby.tatarstan.ru

4
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы көне уңаеннан Саба муниципаль районында урнашкан Лесхоз интернат-йортында яшәүче өлкәннәр һәм инвалидлар өчен күңелле концерт программасы белән Шәмәрдән бистәсеннән «Тулган ай» фольклор ансамбле чыгыш ясады.

Ә 3 сентябрьдән безнең интернатта “Экстремизмга – ЮК!” айлыгы башланды. Акцияне " Хәтер шәме» акциясе үткәрүдән башладык.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты
saby.tatarstan.ru

28
август, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы башкаласы «WorldSkills» стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын кабул итте.

Безнең интернат та бу истәлекле чараларда читтә калмады. Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Германия делегациясе булып китте: Йенс Фрисс - Алманиянең «Pflege Qualitat» җәмгыяте президенты, Эрик Уманн - президент урынбасары, Софиа Варнеке - Совет әгъзасы, Кристофер Пиниц – Совет әгъзасы, Детлеф Швухов – фотограф.

Шулай ук бу чарада катнаштылар:Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары – Абдреева Ю. И., ТР Саба муниципаль районы башлыгы, Саба муниципаль районы Советы рәисе – Минниханов Р. Н., Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Аппараты Җитәкчесе – Каримов М. Р., социаль яклау бүлеге җитәкчесе Хузин М. М.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты
saby.tatarstan.ru

22
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Саба муниципаль районында урнашкан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр алдында матур һәм мавыктыргыч концерт программасы белән Евлаштау авыл клубы хезмәткәрләре чыгыш ясады. Үзләренең шигырьләре, җырлары белән катнашучылар эби-бабайларның берсен дә битараф калдырмадылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International