Чистай шәһәрендә инвалидлар арасында кул көрәше буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының социаль хезмәтләр алучысы Заһидуллин Рөстәм Ибраһимович 2 группа инвалид терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар өчен армреслинг буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында катнашып, мактаулы 2 нче урынны яулады.
26 ноябрь көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат – йортында тәрбияче җитәкчелегендә «Уен терапиясе» уздырылды. Социаль хезмәтләр алучылар өстәл уены, шахмат уйнадылар. Шахмат логик фикерләүне үстерә, интеллектуаль үсеш дәрәҗәсен күтәрә, хәтерне яхшырта, акыл сәләтен саклый, эмоциональ халәтне яхшырта.
19 ноябрь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Теләче районы "Ядкәр" ансамбле оештырган концерт булды. Ансамбль матур концерт оештырды һәм чәй янына тәм-томнар китерде.
12 ноябрь көнне Лесхоз интернат-йортына «Гармун моңы» ансамбленең үзэшчән гармунчылары килде. Татар халык җырлары һәм көйләре башкарылды.
6 ноябрь Татарстан Республикасы халкы Татарстан Республикасы Конституциясе көнен билгеләп үтә.
33 ел элек, 1992 елның 6 ноябрендә, ул республика Югары Советының XII сессиясендә расланган иде. Әлеге мөһим хокукый документны төзү төбәкнең сәяси системасы үсешендә сизелерлек роль уйнады.
Татарстан Конституциясе көне республикада яшәүче халыкларның тарихына, гореф-гадәтләренә һәм кыйммәтләренә хөрмәтне гәүдәләндерә. Төп канун Татарстанның күпмилләтле халкын хакимиятнең бердәнбер чыганагы итеп билгеләде, гражданнарның гражданлык, этник һәм социаль тигезлеген закон нигезендә ныгытты.
Әлеге бәйрәм алдыннан,5 октябрь көнне, Лесхоз интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә «Татарстан Конституциясе көне» темасына мәгълүмати сәгать үткәрелде.
4 ноябрь көнне бөтен Россия Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Бу-үткәнне, хәзерге һәм киләчәкне берләштерү, илебезнең барлык кешеләрен бер-берсенә, туган ягына, Россиягә мәхәббәт белән берләштерү көне.
Әлеге бәйрәм уңаеннан Лесхоз интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә стена газетасы чыгарылды.
29 октябрь көнне Лесхоз интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә уен терапиясе үткәрелде. Дабл слинг исемле уен уйнадык.
Дабл слинг-ул уникаль динамик өстәл уены. Уен кулларның вак моторикасын, төгәллекне, реакцияне, игътибарлылыкны бик яхшы үстерә.
26 октябрь көнне Лесхоз интернат-йортына Башкортстанның атказанган артисты Асаева Гөлназ Рөстәм кызы һәм аның төркеме хәйрия концерты белән килделәр. Коллектив һәм социаль хезмәтләр алучылар исеменнән Сезгә иҗади уңышлар һәм нык сәламәтлек телибез.
Әтиләр көне алдыннан 17 октябрь көнне Лесхоз интернат-йортында Саба муниципаль районының Эзмә урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары булдылар. Укучылар концерт программасы күрсәттеләр һәм социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә мастер-класс үткәрделәр.
16 октябрь көнне Лесхоз интернат-йортында “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениясенең Саба бүлекчәсе җитәкчесе Ягъфәрова Г. Н.һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы дәүләт автоинспексиясе инспекторы Насыйбуллин И. Д. өлкәннәр өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрделәр.
Инспектор юлны ничек дөрес кичү турында җентекләп сөйләде. Тәүлекнең караңгы вакытында күренеп торуның никадәр мөһим булуын әйтте.
Инспектор һәркемгә яктылыкны кире кайтара торган элементлар җыелмасын тапшырды һәм аларны киемдә ничек дөрес урнаштырырга икәнен күрсәтте. Өлкәннәр бүләкләрне кызыксынып карадылар һәм юлда куркынычсызлык турында сораулар бирделәр. Очрашу азагында тәрбияләнүчеләр кунакларга файдалы мәгълүмат өчен рәхмәт белдерделәр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә вәгъдә иттеләр.