ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2019 ел
чәршәмбе

Саба муниципаль районында урнашкан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр алдында матур һәм мавыктыргыч концерт программасы белән Н. Мишә авыл клубы хезмәткәрләре чыгыш ясады. Үзләренең шигырьләре, җырлары, биюләре белән катнашучылар эби-бабайларның берсен дә битараф калдырмадылар. Эби-бабайлар концертта катнашучылар йөзендә үзләренең балаларын, оныкларын күрәләр, ә алар, үз чиратларында, күңел җылысы һәм чисталыгы бүләк итәләр. Бу аралашу кирәк: ул өлкән яшьтәге кешеләргә үзләрен кирәкле һәм ялгыз булмаган итеп тоярга ярдәм итә. Эби-бабайлар алдында ешрак чыгыш лар иде!

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты
saby.tatarstan.ru

22
май, 2019 ел
чәршәмбе

Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар арасында энергияле һәм яңа тәэсирлэр көтүче кешеләр күп, социаль туризм алар өчен гомерне озайтуның иң яхшы ысулларының берсе.

Бүген һәр пенсионер, инвалид туган як буйлап сәяхәт итә алмый. Социаль активлыкны һәм тормыш тонусын арттыру, сәламәтлекләрен ныгыту һәм аралашу даирәсен киңәйтү, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларның ялын оештыру максатыннан, Саба муниципаль районындагы "Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йорты” да 2015 елдан социаль хезмәт күрсәтүнең яңа формасы буларак «Социаль туризм» программасы гамәлгә ашырыла.

21 май көнне әлеге социаль технология кысаларында социаль эш буенча белгеч Вәлиева А. М. җитәкчелегендә Казан шәһәренә сәфәр оештырылды.

Лесхоз интернат-йортында тәрбияләнүчеләр Кремльдә, Казан күргәзмә үзәгендә тарихи паркта булдылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты
saby.tatarstan.ru

15
май, 2019 ел
чәршәмбе

Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль эш буенча белгеч Валиева А. М. җитәкчелегендә социаль технология – смехотерапия һәм сенсор бүлмәсендә дәрес үткәрелде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты
saby.tatarstan.ru

8
май, 2019 ел
чәршәмбе

8 май көнне Саба муниципаль районы Мишә авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган митинг, тантаналар узды.

Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре һәм яшәүчеләр әлеге парадта бик теләп катнаштылар. Ленинград блокадасында яшәгән Исхаков Ренат Садыйк улын бәйрәм белән котладылар.

Митинг-бәйрәм, гадәттәгечә, һәлак булган солдатлар һәм тыл хезмәтчәннәре хәтереннән 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты
saby.tatarstan.ru

1
май, 2019 ел
чәршәмбе

Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында өмә үткәрелде. Интернат территориясен һәм бистәнең беркетелгән урамнарын чистарту буенча эш башкарылды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International