ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2024 ел
чәршәмбе

17  июль көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен  интернат-йортында шәфкать туташы җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар «Йөрәк өянәге» темасына әңгәмә-лекция тыңладылар. Тема  актуаль  булу  сәбәпле  күп  сораулар  бирелде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

10
июль, 2024 ел
чәршәмбе

10 июльдә Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат йортында социаль хезмәтләр алучылар өчен  Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә» багышланган бәйрәм концерты оештырдылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

8
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Ел саен 8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. 2022 елда РФ Президенты Указы белән ул рәсми статус ала. Бу көнне Рус Православие чиркәве изге Петр һәм Февронияне искә алу көнен билгеләп үтә, алар борынгыдан гаилә һәм никахның яклаучылары дип саналган.

 Бу бәйрәм хөрмәтенә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә гаилә парлары белән викторина уздырылды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

5
июль, 2024 ел
җомга

 5 июнь көнне Лесхоз интернат йортының социаль хезмәтләр алучылары  «Гаилә» паркында экскурсиядә булдылар. Аллея буйлап йөрделәр, паркның матурлыгына сокланып карадылар: чәчәкләр, агачлар, куаклар. Социаль хезмәт алучылар «Гаилә кыйммәтләре» темасына ачык һавада әңгәмә үткәрделәр. Һәркем үз гаилә традицияләре турында сөйләде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

2
июль, 2024 ел
сишәмбе

1 июльдә Россиядә хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелә, ул рәсми рәвештә билгеләнмәгән, әмма елдан – ел таныла бара. Россия өчен төрле сугышларда һәм кораллы конфликтларда сугышкан, Ватанны саклау буенча хәрби һәм гражданлык бурычын үтәгән һәркемне искә алу көне.

         Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта социаль хезмәтләр алучының сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне уңаеннан тәрбиячеләр белән берлектә Байлар Сабасында сугышта һәлак булган геройларга һәйкәлләрне һәм мемориалларны карадылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

26
июнь, 2024 ел
чәршәмбе

 26 июньдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән тарихи сәгать үткәрелде һәм Анна Ахматованың шигырьләре укылды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

24
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

24 июнь көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылары Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм мемориалга чәчәкләр салдылар.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

19
июнь, 2024 ел
чәршәмбе

    20 июнь көнне Өлкәннәр һәм  инвалидлар  йортында “Без наркотикларга каршы” дигән лекция-әңгәмә уздырылды. Лекция-әңгәмәне интернатның медицина   хезмәткәрләре үткәрде.

 26 июнь - наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнеше белән халыкара көрәш көне. Лекция барышында шәфкать туташлары Хәсбиева Гөлназ һәм Хасанова Раида әлеге проблеманың барлык нечкәлекләре турында сөйләделәр, шулай ук профилактик әңгәмә үткәрделәр.

 

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

14
июнь, 2024 ел
җомга

13  нче  июнь  көнне Байлар  Сабасында инвалидлар  арасында  җинел  атлетика  ярышлары  булып  узды. Бу ярышта Лесхоз  өлкәннәр  йортында  социаль  хезмәт  алучы  Загидуллин  Рөстәм Ибрахим  улы һәм  Ермолаева  Светлана  Иван  кызы  катнаштылар.  Нәтиҗәдә  икесе  дә призлы  урыннарга  лаек  булып,  грамоталарга һәм  акчалата  буләкләргә  ия  булдылар.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

11
июнь, 2024 ел
сишәмбе

 Россия көне - илдә ел саен 12 июньдә билгеләп үтелә торган иң «яшь» һәм мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Нәкъ менә шул көнне 1990 елда Россиянең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителә, анда Конституция һәм аның законнары өстенлеге игълан ителә. Шул ук вакытта безнең илгә Россия Федерациясе дигән яңа исем дә бирелә.

 11 июньдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән «Ах, минем Россиям» темасына тарихи сәгать үткәрелде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International