ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2024 ел
җомга

Һәр ел саен бөтен дөньяның православие христианнары үзләренең төп бәйрәмнәрен- Пасха бәйрәмен билгеләп үтәләр.

Пасха Россия һәм бөтен дөнья дин тотучылары өчен төп христиан чиркәү бәйрәмнәренең берсе. Россиядә Пасханы бәйрәм итүнең  күп гасырлык традицияләре һәм гореф-гадәтләре бар. Пасханы кешеләр аеруча түземсезлек  белән көтәләр, чөнки  икеләтә шатлык:  язның килүе, барлык тереклекнең яңартылуын символлаштыра. Россиядә Пасханы бәйрәм итү бик күп кызыклы традицияләр, гореф-гадәтләр, ритуаллар белән аерылып тора, алар бүгенге көнгә кадәр борынгы заманнардан сакланып калган.

Пасха йомыркалары һәм Пасха куличлары бәйрәмнең төп атрибуты.Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен  интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары, барысы кебек үк, Пасха бәйрәменә алдан әзерләнделәр. Тәрбияләнүчеләр Пасха йомыркаларын буядылар һәм бизәделәр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

2
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

       Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Галиев Марат Ибраһимович Лесхоз интернат-йортында булды. Сәфәрнең максаты-учреждениедә яшәүче тыл хезмәтчәннәрен котлау.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

 2 майда Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ТР Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләре булды. Учреждение җитәкчелеге белән обход ясадылар, яшәүчеләр белән сөйләштеләр, ремонт эшләрен карадылар. Социаль эш буенча белгеч һәм «Реабилитация һәм карау мәктәбе»нең төбәк тренеры Резеда Солтановна Габдрахманова карау буенча ярдәмчеләргә укыту үткәрде.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

30
апрель, 2024 ел
сишәмбе

              Бүген Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучысы Новиков Андрей инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча Милли чемпионатның республика этабында «Абилимпикс» 2024 «Сабын ясау» компетенциясендә катнашты.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

27
апрель, 2024 ел
шимбә

 26 апрельдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында күренекле татар шагыйре, язучы Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган концерт узды. Бу уңайдан Олы Кукмара авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Сәйлән " татар халык җыр һәм бию ансамбле тарафыннан концерт оештырылды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

26
апрель, 2024 ел
җомга

             24 апрельдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен  интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылар коляскалы инвалидлар арасында бочче буенча район ярышларында катнаштылар , грамоталар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

            Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тыл хезмәтчәннәренең котлаулары уза. Бүген Шекше авыл җирлеге башлыгы Хәйретдинов Радик Рамазан улы шушы авыл җирлегеннән килгән ветеран Галимуллина Шәмсебадар Галимулловнаны котлады. Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановтан бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырды. 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

24
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Лесхоз интернат-йортына эш визиты белән Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миңнеханов килде. Учреждениенең капиталь ремонтлау эшләре каралды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

17
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

 17 апрельдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль реабилитация буенча белгеч җитәкчелегендә «Хәтер терапиясе» технологиясе узды. Социаль хезмәтләр алучылар белән аларның яшьлек еллары һәм тормышларында булган вакыйгаларны искә төшерделәр.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

11
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

 9 апрельдә Чувашия башкаласы Чебоксар шәһәрендә интеллектуаль тайпылышлары булган кешеләр арасында өстәл теннисы буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узды. Лесхоз интернат йортының социаль хезмәтләр алучысы Новиков Андрей бу чемпионатта уңышлы катнашты һәм призлы урыннар алды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International