ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2023 ел
сишәмбе

Дуслар, безнең республика "ФормART" стрит-арт фестивалендә катнаша һәм, халык тавыш бирүе нәтиҗәсендә, без Идел буе федераль округының 14 төбәге арасында иң яхшысы була алабыз!
 


saby.tatarstan.ru

8
июль, 2023 ел
шимбә

8 июль - гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Шушы унайдан 7 июль көнне  "Яшьлек" яшьләр үзәге гаиләләр өчен "Күңелле старт" уеннарын үз эченә алган бик матур бәйрәм чарасы оештырды. 

Тэги: ОДМС Яшьлек Шеморданское СП
saby.tatarstan.ru

24
июнь, 2023 ел
шимбә

24 нче июнь Россиядә яшьләр көне буларак билгеләп үтелә. Бу уңайдан "Яшьлек" яшьләр үзәге хезмәткәрләре " Дулкын" радиосында чыгыш ясадылар. Алар яшьләрне бәйрәм белән котлады һәм яшьләр үзәгенең эшчәнлеге халкында сөйләде.


saby.tatarstan.ru

22
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

22 нче июнь- илебездә хәтер һәм кайгы көне.
Бөек Ватан сугышы – кешелек тарихындагы иң зур, иң канкойгыч сугыш.
"Яшьлек" яшьләр үзәге, Шәмәрдән җирле үзидарәсе мәдәният йорты белән берлектә "Хәтер шәме" акциясендә катнашты.


saby.tatarstan.ru

13
июнь, 2023 ел
сишәмбе

Россия көне- ул илебезнең төрле диндәге, төрле милләт халыкларын берлэштергэн зур бәйрәм.
Туган илне газиз ана белән чагыштыралар. Биредә безнең ата- бабаларыбыз гомер иткэн.
Бүген, бәйрәм уңаеннан, "Яшьлек" яшьләр үзәге хезмәткәрләре, Шәмәрдән "Үсеш" мәктәп яны лагерында булды. Балалар Россия көненә плакат ясадылар.

Тэги: ОДМС Яшьлек Шеморданское СП
saby.tatarstan.ru

8
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

26 нчы июнь халыкара наркомания белән көрәш көне. "Яшьлек" яшьләр үзәге хезмәткәрләре бу уңайдан профилактик чара үткәрде. Акция барышында наркоманияга каршы чакырып буклетлар таратылды.

Тэги: ОДМС Яшьлек Шеморданское СП
saby.tatarstan.ru

2
июнь, 2023 ел
җомга

1 нче июнь - халык-ара балаларны яклау көне.
Бүген "Яшьлек" яшьләр үзәге хезмәткәрләре, Икшермә авылында урнашкан "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта булып, анда тәрбияләнүче балаларга бәйрәм оештырдылар. Балалар белән спорт һәм экологик уеннар оештырылды, асфальтта рәсем ясалды. Бәйрәм ахырында балаларның бөтенесенә дә бүләкләр өләшенде.

Тэги: ОДМС Яшьлек
saby.tatarstan.ru

1 нче июнь конне, "Яшьлек" яшьләр үзәге хезмәткәрләре Сабантуйга Бирнә җыярга чыкты. Алар әлеге чараны зур бәйрәмгә әйләндерде. Халык рәхәтләнеп биеде, җырлады, күңел ачты. Тамашалар Сабантуй бәйрәмендә дәвам итәр дип ышанабыз.

Тэги: ОДМС Яшьлек Шеморданское СП
saby.tatarstan.ru

1
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 1 нче июнь, , балаларны яклау көне уңаеннан, “Яшьлек” яшьләр үзәге җиңел атлетика ярышы үткәрде. Ярышта барлыгы 250 дән артык бала катнашты. Шуларның 95 е мәктәпкәчә яшьтәгеләр.
Бәйрәмне Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Валиев Альберт Кави улы һәм “Яшьлек” яшьләр үзәге директоры Маканов Динар Каршигай улы башлап җибәрде.
Ярышта катнашкан мәктәпкәчә яшьтәге һәр балага истәлекле бүләкләр һәм призлы урын алучы балаларга диплом белән акчалата бүләк тапшырылды.

Тэги: ОДМС Яшьлек Шеморданское СП
saby.tatarstan.ru

31нче май көнне, Саба муниципаль районы волейбол Федерациясе һәм “Яшьлек” яшьләр үзәге,районыбызның 45 яшьтән өлкәнрәк ир-атлары һәм хатын-кызлары өчен волейбол турниры үткәрде.
Турнирны Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы волейбол Федерациясе председателе Ф.Т. Валиев ачып, командаларга уңышлар теләде.
Хатын-кызлар арасында 2, ир-атлар арасында 4 команда каташты. Хатын- кызлар ярышында беренче урынны “Саба җыелма” командасы, икенче урынны “Шәмәрдән” командасы яулады. Ир-атлар арасында беренче урынга “Шәмәрдән”, икенче урынга “Сабагаз”, өченче урынга “Мичән”, дүртенче нче урынга “Ветераннар” командасы лаек булды.

Тэги: ОДМС Яшьлек
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International