ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Байлар Сабасының Балалар иҗат үзәгендә « Укытучылар һәм остазлар елы » , « Милли мәдәниятләр һәм гореф – гадәтлэр елы » на багышланган , Казан федераль университетының социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының, журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе, милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Васил Заһит улы Гарифуллин исемендәге, “Серле каләм” иҗат бәйгесенең 15 еллык юбилее булып узды.
Тантанада Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, башкарма комитетның аппарат җитәкчесе Марат Кәримов; Казан федераль университетынын милли хэм глобаль медиа чаралары кафедрасы модире, филология фэннэре докторы, профессор, Татарстаннын атказанган фэн эшлеклесе Васил Гарифуллин; Казан федераль университетынын милли хэм глобаль медиа чаралары кафедрасы доценты, филология фэннэре кандидаты, “Шәһри Казан” газетасы мөхәррире Рэсимэ Галиева; Чаллы Шәһәрендә нәшер ителүче “Көмеш кыңгырау” газетының баш мөхәррире урынбасары Айсылу Сәлимова һәм бүлек мәдире Гөлинә Гусамова; ”Салават купере” журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлназ Ярмиева; “Сабантуй” журналының баш мөхәррир урынбасары Руфия Мөхетдинова; “Ялкын” журналының мөхәррир урынбасары, КФУ ның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе укытучысы Рәмзия Галимова; Татмедиа акционерлык җәмгыяте каршында эшләп килүче «ШӘП БЛОГЕР» Медиамәктәбе блогерлары: Олеся Дмитриева, Илнар Идрисов, Александр Ситников, Ксения Романова; Татмедиа акционерлык җәмгыяте филиалы “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе директоры, журналистларнын “Бәллүр каләм” конкурсы лауреаты , Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Мөбәракова; Татмедиа акционерлык жэмгыятенен “Саба таннары” газетасы редакциясе филиалы җитәкчесе, баш мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов; Саба районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Гарипов катнашты.
Быел бәйгедә Саба, Арча, Теләче, Кукмара, Балтач районнарыннан укучылар 6 номинациядә көч сынаштылар. Призлы урыннарга чыккан җиңүчеләр , килгән кунаклар кулыннан дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.
“Серле каләм-2023” иҗат бәйгесенең быелгы ГРАН ПРИ иясе дип, Балтач районы «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе» укучысы Абдуллина Рәйсә табылды. Бәйгедә шулай ук укучыларны әзерләгән укытучыларга, ел саен яшь журналистлар әзерләүгә үзләреннән зур өлеш керткән “Яшьлек” яшьләр үзәге хезмәткәрләренә Казан Федераль Университетыннан рәхмәт хатлары тапшырылды.

Тэги: ОДМС Яшьлек
saby.tatarstan.ru

23
май, 2023 ел
сишәмбе

18 - 20 май көннәрендә, Крутушка бистәсендә урнашкан "Байтик" балалар лагерында, яшьләр экологик  организацияләренең 7 нче "Эковолна" форумы булып узды. 
Форум Татарстан Республикасы яшьләренең табигатьне саклау эшчәнлеге һәм экологик агарту өлкәсендә эшчәнлеген үстерүгә хакимият, жәмгыять һәм бизнес арасында ачык диалог өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән . 
Форумда безнең районнан, Явлаштау урта мәктәбенең 8 нче сыйныф  укучылары Исламия Гафиятова һәм Алинә Әхмәтхановалар катнашы.


saby.tatarstan.ru

16
май, 2023 ел
сишәмбе

1993 нче елдан бирле, 15 нче май халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Бу уңайдан "Яшьлек"  яшьләр үзәге хезмәткәрләре "Һәркемгә елмаю" акциясе узлырдылар.  Акция барышында, бәйрәм белән котлап, балаларга шарлар таратылды.


saby.tatarstan.ru

5
май, 2023 ел
җомга

Ел саен 1 нче майдан 22 нче июньгә кадәр республикада "Кызыл канәфер" Бөтенроссия акциясе оештырыла. "Буыннар истәлеге" хайрия фонды, " Мин хәтерлим. Мин ярдәм итәм" девизы астында, канәфер чәчәге формасында күкрәк билгеләре тарата һәм җыелган акчаларны ветераннарга ярдәм итүгә юнәлтә. Шушы көннәрдә акциягә "Яшьлек" яшьләр үзәге хезмәткәрләре белән берлектә районыбызның Җиңү волонтерлары да кушылды.


saby.tatarstan.ru

2023 нче елда без Бөек Җиңүнең 78 еллыгын билгеләп утәбез. Бәйрәм алдыннан "Яшьлек" яшьләр үзәге хезмәткәрләре җиңү волонтерлары белән берлектә тыл ветераннары янында булып, аларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Алар Байлар Сабасында яшәүче Хәлимә Вәлиева һам Гөлкамал Гомәрова апаларга бәйрәм күчтәнәче тапшырып, җылы әңгәмә кордылар .


saby.tatarstan.ru

3
май, 2023 ел
чәршәмбе

2023 елның 17 маеннан 31 маена кадәр Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Рәисе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә «PROкызыксыну» бушлай һөнәри юнәлеш онлайн-фестивале уза. Фестиваль яшүсмерләрнең һәм яшьләрнең игътибарын төбәк эш бирүчеләренә һәм кирәкле һөнәрләргә җәлеп итүгә, шулай ук остазларны булган тәҗрибәне таратуга стимуллаштыруга юнәлтелгән. Фестиваль этапларының берсе "Round" яшүсмерләр һәм яшьләр өчен мобиль кушымтада тематик челленджлар үткәрү, алар үз эченә эш бирүчеләрдән видеодәресләр һәм биремнәрне кертә. Фестивальдә җиңүчеләр нигезле призлар, шулай ук партнер компанияләрдә түләүле стажировка узу мөмкинлеген ала. Фестивальдә нечкәлекләрне белергә һәм сайтта катнашырга мөмкин.


https://newround.ru/pro?ysclid=lh5v1be9yl4587607


saby.tatarstan.ru

2
май, 2023 ел
сишәмбе

 29 апрель көнне «Яшьлек» яшьләр үзәге Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган җиңел атлетика кроссы үткәрде.

Биредә Җиңү волонтерлары «Георгий лентасы» акциясе үткәрде, шулай ук  халыктан районыбызны төзекләндерү өчен тавыш бирүдә актив катнашуларын сорадылар.

Кросста 7 яшьтән 55 яшькә кадәр 300 гә якын кеше катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча, һәр категориядә җиңүчеләр ачыкланды. Алар барысы да грамота һәм акчалата бүләккә лаек булды.

Бүләкләү тантанасын “Яшьлек” яшьләр үзәге директоры Маканов Д.К., Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гараев А.Н. үткәрде.


saby.tatarstan.ru

28
апрель, 2023 ел
җомга

28 нче апрель көнне Шәмәрдәндә “Яшьлек” яшьләр үзәгенең Җиңү волонтерлары "Георгий лентасы" акциясе уздырды. Алар шулай ук Бөек Ватан сугышы мемориаллары янында чисталык эшләре дә алып барды.


saby.tatarstan.ru

20
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 19 апрелендә мини-футбол буенча Казан шәһәре беренчелеге сезоны тәмамланды. Әлеге югары лига сентябрьдән апрельгә кадәр дәвам итте.  Тренер Фархат Хәлиулин җитәкчелегендәге"Яшьлек" командасы ярышларның бронза призеры булды. Команданы котлыйбыз һәм алга таба да җиңүләр телибез!


saby.tatarstan.ru

17
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

 13-16 апрель көннәрендә Алабуга шәһәрендә, ир-атлар командалары арасында, мини-футбол буенча ТР Беренчелеге булып узды. Әлеге ярышта “Яшьлек”  командасы нәтиҗәле уен күрсәтеп, җиңүче булды.  Яруллин Айрат иң яхшы уенчы дип танылды. Команданы һәм аларның тренеры Фархат Хәлиулинны зур җиңүләре белән котлыйбыз!


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International