Шәмәрдән авылында аренда йортлары төзү эшләре алып барыла.
Шәмәрдән авылында ГТО нормаларына әзерләнү өчен яңа мәйданчык төзелә башлады.
Сатыш авылының Матросов урамындагы күперне ремонтлау эшләре башланды. Күпер вакытлыча автомобиль хәрәкәте өчен ябык, альтернатив маршрут буенча әйләнеп узу оештырылган. Эшне "Базовый проект" ҖЧҖ подрядчысы башкара.
Саба районың авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечәр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Тимершык һәм Миңгәр авылларында белгечләр өчен чираттагы йортлар төзелә.
Объектта металл конструкцияләр һәм профностил монтажлау эшләре төгәлләнгән, шулай ук суүткәргеч, тышкы канализация һәм җир асты газүткәргече салу эшләре дә төгәлләнгән. Бүгенге көндә түбә ябу эшләре бара. Объектта 5 техника һәм 15 эшче эшли. "Таш" СФ подряд оешмасы.
Саба районың авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Юлбат авылында бюджетта эшләүче белгеч өчен чираттагы йорт төзелеше дәвам итә.
Объектта бизәү эшләре, брекчиядән идәннәр ясау, электромонтаж эшләре һәм инженерлык челтәрләрен монтажлау эшләре бара. Тәрәзә һәм ишекләрне, шулай ук керүне төзү эшләре башланды. "РемонтСтройСервис"ҖЧҖ подряд оешмасы.
Бизәү эшләре, идән һәм түшәм ясау эшләре бара. Түбә ябу һәм тәрәзәләр кую эшләре дә дәвам итә. Электр монтажлау эшләре 50% ка башкарылган.
Федераль программа нигезендә Елыш авылы аша узучы региональ юлны яктырту буенча эшләр бара. Гомуми озынлыгы 2.1 км.булган юл яктыртылачак. Эшне ООО "Спектр" оешмасы башкара. Яхшы яктыртылган юл, автомобиль йөртүчегә шулай ук җәяүлеләр өчен төнге сәгатьләрдә зур уңайлыклар тудыра.
Калатау авылының су белән тәэмин итү системаларын реконструкцияләү дәвам итә.