Тимершык авыл җирлегендә Шәмәрдән МПП ТКХ ААҖ гаризалар нигезендә су белән тәэмин итү системасын ремонтлый. Алар үз эшләрен вакытында һәм төгәллек белән башкаралар. Әлеге оешма хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез.
Мишә авыл җирлегенең Сабабаш торак пунктында гидротехник корылманы ремонтлау эшләре башланды. Генераль подрядчы булып ПМК МЕЛИОРАЦИЯ тора.
Объектта демонтаж эшләре бара. Шулай ук бизәү эшләре, пылау җайланмалары һәм электромонтаж эшләре башланды. "РемонтСтройСервис"ҖЧҖ подряд оешмасы
Объектта демонтаж, электромонтаж эшләре алып барыла. Бизәү эшләре, идән һәм түшәм ясау эшләре бара. Түбә ябу эшләре дә башланды.
Байлар Сабасында "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы буенча йортлар төзелә башлады. Программа авыл халкын һәркем сатып ала алырлык һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктура булдыруны һәм үстерүне күздә тота.
Объектта брекчиядән идән өслеген бизәү эшләре бара. Территорияне төзекләндерү эшләре алып барыла. Түбә ябу эшләре дә бара.
Байлар Сабасы Тынычлык урамында күпфатирлы йорт төзелә. "Ак таш"ҖЧҖ подряд оешмасы.
Объектта металл конструкция һәм профностил монтажлау эшләре тәмамланган, шулай ук җылылык трассасын салу эшләре дә тәмамланган. Бүгенге көндә сендвич-панельләр монтажлау эшләре бара. Объектта 7 техника һәм 16 эшче эшли. "Таш" подряд оешмасы.
Тимершык авыл җирлегендә Кызыл -Мишә авылының Пионер урамы буенча региональ әһәмияттәге каты өслекле юл төзелә. Эшне "Татавтодор" ҖЧҖ башкара.
Саба районың авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечәр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Тимершык һәм Миңгәр авылларында белгечләр өчен чираттагы йортлар төзелә.