Объектта нигез салу эшләре төгәлләнгән. Бүгенге көндә гидроизоляция эшләре алып барыла.
"Дәүләт хезмәтләре.Йорт " - күпфатирлы йортларда торак милекчеләре өчен мобиль кушымта. Ул торак-коммуналь мәсьәләләрне торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасы базасында «бер тәрәзә» принцибы буенча хәл итү өчен булдырылган.
Саба районың авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Юлбат авылында бюджетта эшләүче белгеч өчен чираттагы йорт төзелә башлады.
Мичән авыл җирлеге биләмәсендә, ПМК “Мелиорация” оешмасы тарафыннан, арендалау өчен торак йорт төзелеше эше дәвам итә. Бүгенге көндә түбәне калай белән ябу эшләре башкарыла.