Куркынычсыз интернет темасы бүгенге көндә бик актуаль. "Яшьлек" яшьләр үзәге бүген яшүсмерләр өчен «Имин интернет»темасына профилактик квиз-уен үткәрде.
Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грант конкурсының гаризалар кампаниясен башлап җибәрә!
1991 елдан бирле һәр елны 1 октябрьдә Халыкара Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Безнең яшьләр үзәгендә дә якынлашып килүче бу бәйрәм игътибарсыз калмады.
Бүген,20сентябрь көнне,«Яшьлек» яшьләр үзәге Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы гранты ярдәмендә «Мөмкинлекләр дөньясы» проектының чираттагы чарасын гамәлгә ашырды.
Районыбызда “Мөмкинлекләр дөньясы”проекты дәвам итә.
Бүген, 15 нче сентябрь көнне, “Яшьлек” яшьләр үзәге, Татарстан Республикасы Яшьләр Министрлыгы гранты ярдәмендә, “Мөмкинлекләр дөньясы”проектының чираттагы чарасын тормышка ашырды.
Биредә балалар күп катламлы антистресс рәсемен буяп, үзенчәлекле картина ясадылар.
Ә психолог Алинә Ногуманова үткәргән дәрес мавыктыргыч әңгәмә, төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барды.
Саба районы Аграр көллияте студентларыннан торган, «Саба егетләре» командасы финалда яхшы чыгыш ясап, тагын да тәҗрибә туплап кайтты. Егетләргә әлеге сезон өчен рәхмәт әйтеп, алга таба да уңышлар теләп калабыз.
Ярышларда 8 команда катнашты. Саба районы җыелма командасы 3 нче урынны яулады. Шулай ук җыелма команда тренеры Хөснетдинов Илназ Хәниф улы чемпионатның иң яхшы уенчыларының берсе дип танылды. Безнең команданы котлыйбыз һәм алга таба җиңүләр телибез!
Иртәнге сәгать 9дан яшьләр үзәген балаларның шат йөзләре, елмаю, көлүләре биләп алды. Шәмәрдән 1 нче номерлы “Әкият” балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә эзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалары, тәрбиячеләре белән экскусиягә килделәр.