Район җитәкчесе белән булган сорауларны уртага салып сөйләште.
Раштуа-бөтен дөнья буенча миллионлаган кеше өчен елның иң бәхетле, иң матур вакыты. Бу балалар һәм өлкәннәр өчен иң яхшы һәм көтелгән бәйрәм. 7 гыйнварда Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре "Раштуаның могҗизалы мизгелләре" балалар чыршысын үткәрделәр. Башта балаларга театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Төрле төстәге, ялтырап торган гирляндалар һәм бизәкле чыршы балаларга могҗиза хисе китерде. Спектакльнең башыннан ук әкият геройлары Убырлы карчыклар,Кикимора,Әтәч балаларны Әкиятнең тылсымлы дөньясына җәлеп иттеләр Балалар бәйрәм маҗаралары атмосферасына чума алдылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар. Кыш бабай һәм Кар кызы килгәч, җырлар һәм биюләр, чыршы тирәсендә әйлән –бәйлән белән чын бәйрәм башланды. Клубта һәм китапханәдә ел дәвамында үткәрелә торган чараларда, конкурсларда иң актив катнашучылар Кыш Бабайдан истәлекле бүләкләр алдылар. Балалар һәм ата-аналар уңай эмоцияләр һәм Яңа Ел кәефе алдылар. Ә бәйрәмне оештыручылар өчен Яңа елга иң яхшы бүләк-балаларның һәм рәхмәтле ата-аналарның бәхетле күзләрен күрү.
6 январь көнне Иштуган мәдәният йорты һәм китапханәсе , Шекше мәдәният йорты һәм китапханәсе, Сәрдә авыл клубы белгечләре Сабаның үзәк чыршысы янында «Чыршы янында Яңа ел уеннары»дигән мавыктыргыч чара оештырдылар. Чара Кыш бабай белән Кар кызының котлау сүзләреннән башланды.Убырлылар,Төлке һәм Мәче чыршыны кисәргә теләделәр, ләкин балалар ,Кар бабай һәм Әтәч аларга моны эшләргә ирек бирмәделәр, төрле биремнәр үтәделәр һәм конкурсларда катнаштылар .Тырышлык һәм осталык, активлык һәм шаянлык үз эшләрен башкарды, барлык катнашучылар да шатлык, бәйрәм кәефе һәм, әлбәттә, Кыш Бабайдан бүләкләр алды. Бәйрәм чыршы янында җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.Чара ахырында балалар да, ата-аналар да җылы очрашудан рәхмәт әйтеп аерылыштылар.
Әлеге карар республиканың премьер-министры Алексей Песошин кул куйган карар белән беркетелгән.
3 январь көнне Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре «Кышкы пейзаж» мастер-классы үткәрделәр .Чарада сәнгать җитәкчесе М.Т. Гайнетдинова рәсем ясауның адымлы алгоритмын күрсәтте, анда матур кышкы пейзажны ясауның никадәр җиңел һәм гади булуын җентекләп аңлатты. Композиция булдыру өчен рәсем ясауның традицион техникасын да (кәгазь, акварель, гуашь), шулай ук традицион булмаганнарын да кулландылар. Мастер-класста катнашучылар төньяк балкышы, йолдызлар, ай һәм кар баскан әкияти кышкы урман белән матур композиция ясадылар һәм традицион булмаган рәсем ясауның төрле техникасы (кляксография, монотипия, сиптерү) белән таныштылар. Катнашучылар иҗат процессы белән ләззәтләнделәр һәм рәсем ясауда гына түгел, көндәлек тормышта да кирәк булачак яңа күнекмәләр алдылар. Чара шулай ук үзенчәлекле төс терапиясе дә булып тора: ул көндәлек мәшәкатьләрдән һәм проблемалардан читләшергә һәм фантазияләрнең тылсымлы дөньясына чумарга ярдәм итте! Чарада катнашучы һәркем үзен чын рәссам итеп хис итте!
31 декабрьдә Иштуган мәдәният йорты авыл китапханәсе белән берлектә "Исәнме, Яңа ел!» бәйрәм чарасы уздырды. Бәйрәм театраль тамашадан башланды. Бәйрәм атмосферасына бәйрәмнең төп геройлары Кыш Бабай һәм Кар кызы, Ел символы Елан тылсым китерделәр.Мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән бәйрәм программасы бу кичәдә булган һәркемгә яңа ел алдыннан бәйрәм кәефе атмосферасын булдырырга мөмкинлек бирде. Катнашучылар үз номерлары белән шатландырдылар: җырлар, кызыклы күренешләр,биюләр.Кичә кызыклы һәм күңелле конкурслар белән дәвам итте. Фотолар конкурсына йомгак ясалды. Бәйрәм Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.
Кече Шыңар авылында яшәүче Галиахметова Фәйрүзә Гаптрахман кызына 2025нче елның 2нче гыйнварында 90 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды. Котлауларга шулай ук Олы Шыңар авыл җирлеге һәм “Туган Як” җәмгыяте вәкилләре дә кушылды.
Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре яшьләр мәйданчыгында «Әкияттә кунакта» уен программасын үткәрделәр
Рассказывает Михаил Лебедев, ведущий эксперт, руководитель группы научной и информационной поддержки лечебно-профилактических учреждений Центра молекулярной диагностики CMD ФБУН ЦНИИ эпидемиологии Роспотребнадзора.