ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

7 гыйнвар көнне Сатыш авылы мәдәният йортында 2009 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча Яңа Ел турниры булып узды. Бәйгедә Саба районыннан килгән 60 дән артык көрәшче катнашты. Көрәшчеләрне котларга Кыш бабай һәм Кар кызы да килгән иде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы иганәчелек ярдәме белән барлык көрәшчеләргә Яңа ел бүләкләре тапшырды. Спортчыларны һәм аларның тренерларын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Әлфия Когогина Әгерҗе районының «Ласка» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында һәм Татарстан Республикасы Менделеевск районының мөмкинлекләре чикләнгән балалар мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә Яңа ел бүләкләре тапшырды.


mendeleevsk.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.


cheremshan.tatarstan.ru

«Алабуга» махсус икътисадый зонасында сәнәгать өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру һәм Татарстан Республикасы икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы булды


mendeleevsk.tatarstan.ru

Тәтеш районының Яңа 2025 елда туган беренче баласы Александр исемле малай була. 


tetushi.tatarstan.ru

Татарстан Росреестрында аңлатуларынча, ачык кадастр картасы киңлек мәгълүматларның милли системасы порталының төп битендә урнаштырылган һәм аның барлык кулланучыларына авторизация зарурлыгыннан башка һәм түләү алмыйча мөмкин.


mendeleevsk.tatarstan.ru

Кышкы каникуллар вакытында да “Туган ягыбызның тарихи һәм истәлекле урыннары” туристик маршруты буенча экскурсияләр оештырылды. Районыбыз кунаклары  Лесхоз бистәсендә урнашкан урман хуҗалыгы тарихы музее, Сатыш авылындагы музей мәдрәсә һәм “Сабантуй” ат спорты комплексы маршруты буенча сәяхәт кылдылар. Сабабызның Яңа елга бизәлешен тамаша кылдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе 1 көн эчендә кадастр исәбенә Һади Такташ урамындагы Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасын, 74 йортны куйды. Үзгәрешле катлылык (5-8 кат) объектының гомуми мәйданы  57 мең квадрат метр тәшкил иткән.


mendeleevsk.tatarstan.ru

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында 4 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр Каратэ йорты янында урнашкан мобиль комплекста һәм шәһәр поликлиникаларында 1785 кеше диспансеризация узды.


almetyevsk.tatarstan.ru

РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Эшмәкәрлек» федераль проектның координаторы Әлфия Когогина парламент контроле кысаларында Яр Чаллыдагы йогышлы авырулар хастаханәсенә капиталь ремонт эшләре нәтиҗәләре белән танышты.


mendeleevsk.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International