ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

10 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән


nurlat.tatarstan.ru

18 сәгатьтән. 9 гыйнварда 18 сәгатькә кадәр. 2025 елның 10 гыйнвары 10 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

- төнлә күз күреме 1-2 км начарая барган буран, бозлавык, көчле җил секундына 17 м га кадәр җитәргә мөмкин.;

- төнлә һәм иртән томан (Казанда да);

- төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык, накат (Казанда да).


aznakayevo.tatarstan.ru

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү


muslumovo.tatarstan.ru

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУНӘН килде:

Татарстан Республикасы территориясендә 2025 елның 10 гыйнварында  көчле җил,  буран, бозлавык  көтелә.  


leninogorsk.tatarstan.ru

3 гыйнвар көнне Иске Җөри авыл модель китапханәсе үзенең яшь укучыларын «Кышкы калейдоскоп» исемле уен программасына чакырды. Кунаклар Яңа ел викторинасы, кышкы табышмаклар, кроссвордларны чиштеләр, Яңа ел тематикасына бәйле әкиятләр һәм шигырьләрне укыдылар. Шулай ук китапханәдә куелган "Кышкы могҗизалы әкиятләр" дип исемләнгән мавыктыргыч китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф һәм күтәренке рух алды


tulachi.tatarstan.ru

Шул чишмәнең суы беркайчан саекмасын, кипмәсен, ә аннан рухый байлык, аң-белем алырга теләүчеләр саны бары тик артсын дигән теләктә Олы Мишә авылы китапханәсе 2025 елда үзенең беренче китап укучыларын каршы алды. Яшь китап укучылар Яңа ел китап карноваленда әкиятләр белән таныштылар. Кыш-китап уку өчен иң уңайлы вакыт, килегез, көтәбез.


tulachi.tatarstan.ru

5 гыйнварда Шәмәрдән авылында яшь футболчылар командасы Саба муниципаль районының "Олимп" урта мәктәбенең 2014-2015 елгы малайлар арасында мини-футбол буенча ачык Яңа ел турнирында катнашты. Турнирда 15 команда катнашты. Уеннар йомгаклары буенча безнең футболчылар 2 урынны алдылар.


tulachi.tatarstan.ru

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:


bavly.tatarstan.ru

Авыл  халкы гыйнвар каникулларында китапханәләргә бәйрәм чараларына чакырылды. Бәйрәм көннәре артта калды, инде йомгак ясар вакыт та җитте. 2025 елда китапханәгә беренче булып кем килде соң? Китапханәнең беренче укучысы Айзат Гайнетдинов булды.  Аны күңелле сюрприз: китапханә хезмәткәреннән котлау, кечкенә генә бүләк һәм истәлеккә матур фото көтә иде.


tulachi.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International