Ил Президенты Владимир Путин төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү башлануы турында игълан итте – ул 21 апрельдә башланды һәм 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан Олы Нырты авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Сәфәргалиев Р.З. һәм Олы Нырты авыл мәдәният йорты мөдире (Олы Нырты авыл җирлеге депутаты) Гаффарова Г.Р., Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.
Бүген "Ләйсән" балалар бакчасында бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан "Тукайлы балачак" дип исемләнгән бәйге узды.
Безнең балалар бакчасынан зурлар төркемендә тәрбияләнүче Кузьмина Элина, Сабирова Саида катнашты. Кызларыбызны уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз. Киләчәктә дә шулай ук уңышлар теләп калабыз!👏🌺🤝
21 апрель көнне Казан югары танк команда училищесында «Аҗаган 2.0» Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының зона этабы узды.
Саба районы данын Саба гимназиясенең "Патриот Саба" һәм К. С. Байкиев исемендәге Икшермә кадет-интернат мәктәбенең "Патриот 116" командалары югары дәрәҗәдә яклады.
Барлык командаларыбыз да җиңүчеләр рәтендә!
1 урын — «Патриот 116» (зурлар төркеме)
1 урын— «Патриот 116» (урта яшь төркеме)
2 урын — «Патриот Саба» (кече яшь төркеме)
Остазларыбызны һәм укучыларыбызны зур җиңү белән котлыйбыз! Икшермә кадет-интернат мәктәбенең «Патриот 116» командасына республика этабында уңышлар телибез!
Президент Владимир Путин төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү башлануын игълан итте. Ул 12 июнгә кадәр дәвам итәчәк. Кукмара халкы киләсе елда яңарту өчен өч иҗтимагый пространстводан берсен сайлый ала.
Дәүләт Думасы «Дарулар әйләнеше турында» Федераль канунга күчмә даруханә пунктлары ярдәмендә медицина куллану өчен дару препаратларын ваклап сату буенча эксперимент үткәрү өлешендә үзгәрешләр кабул итте.
Чистай районы эшмәкәрләре «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды»коммерцияле булмаган микрокредит компаниясеннән дәүләт ярдәме чараларыннан файдалана алалар. Фонд микрофинанс продуктларына заявкаларны ташламалы процент ставкалары буенча кабул итә.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов күпфатирлы йортларның подвалларын карап чыкты. Төп максат - аларның ышык урын буларак куллану өчен таләпләргә туры килүен тикшерү.
Лениногорск муниципаль районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Гобәйдуллина Виктория «Физик активлык аша акыл эшчәнлеген өйрәтү» технологиясе кысаларында социаль хезмәтләр алучы белән «Су-Джок терапия»темасына индивидуаль дәрес үткәргән.