Балаларның кышкы каникуллары да ахырына якынлашты. Аның соңгы көнен балалар күңелендә онытылмаслык итеп калдыру максатыннан, 8 январь көнне, Олы Нырты мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре Сабага "Кышкы күңел ачулар" дигән экскурсия оештырдылар. Балаларны район үзәгендә гаҗәеп кызыклы программа көтә иде. Алар рәхәтләнеп таудан шудылар, кулдан ясалган әкияти кар сыннары патшалыгында булдылар. Иң сөенечлесе - аларны, район мәдәният йортында, Кыш бабай белән Кар кызы каршы алды. Балалар аларга үзләренең һөнәрләрен курсәттеләр. Һәрбер бала Кыш бабайдан тәмле бүләкләр алды. Бергәләп чыршы тирәли әйләнеп, матур җырлар башкардылар. Попкорннар алып, йомшак пуфикларда , рәхәтләнеп ял итеп, мультфильм карадылар. Каникулның соңгы көне менә шулай күңелле һәм кызыклы үтте. Әти-әниләр әлеге чараны оештырган җитәкчеләребезгә һәм балаларны оештырып алып килүче мәдәният хезмәткәтләренә чиксез зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
Иртәгә, 9 гыйнварда, Әлмәттә болытлы һава көтелә. Явым-төшем яңгыр һәм юеш кар рәвешендә, урыны белән көндез көчле. Кайбер районнарда бозлавык,буран,төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяк-көнбатыштан 7-12 метр тизлектә, урыны белән 16-21 метр тизлектә.
«Нефтяник» хоккей клубы кичә Тулада узган киеренке финалда җиңү яулап, Евро-Азия Дуслык Кубогына ия булды.
8 январь көнне Лесхоз бистәсендә яшь спортчылар арасында , Кыш бабай бүләгенә өстәл теннисы буенча ярыш үтте.
Культура
8 гыйнварда кичен, 9 гыйнварда төнлә һәм көндез урыны белән көтелә:
- Татарстан Республикасы территориясендә тизлеге 16-21 м/с булган көчле җил, бозлавык, буран, күз күреме 1000 м һәм аннан да кимрәккә начараеп, юлларда көчле бозлавык, кар боткасы, көндез урыны белән кар көртләре; төнлә һәм иртән томан; көндез юеш кар һәм яңгыр рәвешендә көчле явым-төшем.
- Казанда юлларда көчле бозлавык, кар боткасы, көндез урыны белән кар көртләре; төнлә һәм иртән секундына 16 м га кадәр җиткән көчле җил, томан; көндез юеш кар һәм яңгыр рәвешендә көчле явым-төшем.
Консультация-2025 елның 8 гыйнварында 18 сәгатьтән 9 гыйнварында 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Болытлы. Явым-төшем яңгыр һәм юеш кар рәвешендә, урыны белән көндез көчле. Кайбер районнарда бозлавык, буран, төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяк-көнбатыштан-7-12, урыны белән тизлеге 16-21 м/с.минималь температура төнлә һәм максималь температура көндез 0..+2˚. Юлларда көчле бозлавык, кар боткасы, көндез урыны белән кар көртләре.