ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

7 гыйнвар Тәтеш шәһәренең ишегалды мәйданчыгында (шәһәр буасы районында) «Раштуа килә» фольклор-уен программасы уздырылыды. Чара күңел ачулар һәм халык күңел ачулары белән баетылган иде. 

 


tetushi.tatarstan.ru

Алкоголь продукциясен сату белән шөгыльләнүче контрольдәге субъектларга карата үткәрелә торган профилактик чаралар


spasskiy.tatarstan.ru

08.01 Шәмсетдинов Илфар Илфат улы истәлегенә багышланган турнир узды, анда 55 спортчы катнашты. Әлеге турнирны оештыручылар һәм иганәчеләр булып Шәмсетдиновлар гаиләсе тора, ә татлы призларны Галимуллина Гөлия ( гаиләнең туганы) биргән. Шулай ук Шәмсетдиновлар һәм Бакировлар гаиләсе Саба-Арена спорт мәктәбе директоры Баһманова Артур Фидаеловичның һәм спорт мәктәбенең барлык персоналы биргән мөмкинлекләре өчен рәхмәт белдерә. Нәтиҗәләргә күчик: Яшүсмерләр арасында 11 һәм аннан өлкәнрәк категориягә 1 урынны Зәйниев Айназ яулады 2 урында - Галимуллин Рәсүл 3 нче урынны - Мәүлетов Булат, Нәбиев Зөлфәт ( Балтач) алдылар. Кызлар арасында: 1 урынны - Хантимерова Алиса алды 2 урынны - Багманова Камилла яулады 3 нче урынны - Сәйфуллина Диләрә, Мансурова Регина алдылар 2012-2013гр категориясендә малайлар арасында: 1 урынны - Идрисов Нияз яулады 2 нче урынны Сафиуллин Рөстәм алды 3 урында - Рәхимов Адель, Шәкүров Самат Кызлар арасында 1 урынны - Гобәйдуллина Ралина яулады 2 урында - Сафина Элина 3 урында - Әхмәтшина Самина, Әхмәтшина Камилә 2014-15 гр категориясендә малайлар арасында: 1 урынны - Борһанов Данияр яулады 2 урында - Шагеев Айзат 3 урында - Нуруллин Алим, Сафин Раяз. Кызлар арасында 1 урынны - Хәбибуллина Наргиза яулады 2 урында - Вәлиуллина Язилә 3 урында - Гаптелвәлиева Айлина Малайлар арасында 2016 гр һәм кечерәк категориягә: 1 урынны Сафин Зиннәтулла яулады. 2 урында - Хуҗин Илдан 3 урында - Мөбарәков Илдан, Мөхәммәтшин Ислам Кызлар арасында 1 урынны - Габделхәйева Мәрьям яулады 2 урынны Фәхриева Фирүзә яулады 3 урында - Кәримуллина Сәйдә, Әхмәтшина Алинә, Батталова Алинә.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

2025 елның 7 гыйнварында "Саба-Арена" спорт комплексында 2018 елгы һәм аннан яшьрәк балалар арасында "Кече шахматчы" турниры узды. Малайлар: 1 урын: Фәсхетдинов Дамир 2 урын: Давлиев Ислам 3 урын: Хаҗиев Артур 4 урын: Габделхәйев Инсаф 5 урын: Бадиков Аяз Кызлар: 1 урын: Низамиева Амина 2 урын: Гатауллина Камилә 3 урын: Арсланова Мәдинә 4 урын: Шәфигуллина Ралина 5 урын: Николаева Самина Турнирда катнашучыларны, призерларны уңышлы чыгыш белән котлыйбыз!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

Тормыш ситуациясен оптимальләштерү чаралары кысаларында Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә «Бердәм дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталы» ФДИСта (алга таба - Бердәм портал) аз үлчәмле судлар булу яисә булмау турында белешмә алу буенча сервис гамәлгә ашырылган.


apastovo.tatarstan.ru

Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе коммерциячел булмаган оешмаларга «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә яңа порталның старт алуы турында түбәндәге адрес буенча хәбәр итә: https://nco.minjust.gov.ru/.

Аның ярдәмендә коммерциячел булмаган оешмалар Россия Юстиция министрлыгына электрон рәвештә хисап бирергә, шулай ук шәхси кабинетлар аша үз уставларының гамәлдәге редакцияләрен бастырып чыгарырга мөмкин


saby.tatarstan.ru

8
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе

8 гыйнвар көнне Саба район китапханәсе хезмәткәрләре үзәк чыршы янында "Яңа ел чыршысы янында күңелле  уеннар" исемле чара оештырдылар.
Чара 1-4 һәм 5-7 сыйныфлар арасында район балалар китапханәсенең "Иң актив укучыларын" бүләкләүдән башланды. Аннары республика күләм конкурсында катнашкан районыбызның актив гаиләләрен котладылар.
Чараның икенче өлешендә балалар бик теләп төрле уеннарда катнаштылар, командаларда ярыштылар.Тырышлык һәм осталык, активлык һәм шаянлык үз эшләрен башкарды, барлык катнашучылар да шатлык, бәйрәм кәефе һәм, әлбәттә, Кыш Бабайдан бүләкләр алды. Бәйрәм чыршы янында җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды, Ә Мишка Тедди барлык балаларны үзенең биюләре белән сөендерде.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Балаларның кышкы каникуллары да  ахырына якынлашты. Аның соңгы көнен балалар күңелендә онытылмаслык итеп калдыру максатыннан, 8 январь көнне, Олы Нырты мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре Сабага "Кышкы күңел ачулар" дигән экскурсия оештырдылар. Балаларны район үзәгендә гаҗәеп кызыклы программа көтә иде. Алар  рәхәтләнеп  таудан шудылар, кулдан ясалган  әкияти кар сыннары патшалыгында булдылар. Иң сөенечлесе - аларны, район мәдәният йортында, Кыш бабай белән Кар кызы каршы алды. Балалар аларга үзләренең һөнәрләрен  курсәттеләр. Һәрбер бала Кыш бабайдан тәмле бүләкләр алды. Бергәләп чыршы тирәли әйләнеп, матур җырлар башкардылар. Попкорннар алып, йомшак пуфикларда , рәхәтләнеп ял итеп, мультфильм карадылар. Каникулның соңгы көне менә шулай күңелле һәм кызыклы үтте. Әти-әниләр әлеге чараны оештырган җитәкчеләребезгә һәм балаларны оештырып алып килүче мәдәният хезмәткәтләренә чиксез  зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International