2 мартта Яшь юл хәрәкәте инспекторлары (YTI) отряды Урюм урта мәктәбендә "Без - яшь җәяүлеләр" акциясен оештырды.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан 03 март көнне Сабабаш авыл клубында «Әнием өчен открытка» дигән мастер-класс узды.
Йөклелек һәм бала табу буенча стандарт дәвамлылыгы 140 көн тәшкил иткән ял буенча пособиенең максималь күләме 955 836,00 сум тәшкил итә. Шул ук дәвамлылыктагы ял өчен, йөклелек һәм бала табу буенча ялга чыкканда тулы ставкага эшләгән очракта, пособиенең минималь күләме 124 702,20 сумга тигез.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре Россия Социаль фонды ярдәм чараларының киң комплексыннан файдаланырга хокуклы. Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге 20 дән артык төрдәге ярдәм чараларын гамәлгә ашыра, алар арасында пенсия белән тәэмин итү, түләүләр билгеләү һәм реабилитацияләүнең техник чаралары белән тәэмин итү кебек чаралар бар. Күпчелек чаралар тиешле дәүләт органнарыннан алына торган белешмәләр нигезендә проактив форматта, ягъни гражданнардан гариза кабул итмичә генә рәсмиләштерелә.
"Яшьләр һәм балалар" милли проекты һәм "Балалар өчен иң яхшысы" кече проекты кысаларында Урюм урта мәктәбенең 6–9 сыйныф укучылары урман хуҗалыгы белгече белән очраштылар.
3 мартта ир-атлар арасында мини-футбол буенча район чемпионаты тәмамланды. Бүләкләү тантанасында яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы катнашты.
2026 елдан Россиядә ярдәмнең яңа чарасы - ата-аналар өчен еллык гаилә түләве гамәлгә ашырыла башлаячак. Әлеге түләүне алырга икесе дә рәсми рәвештә эшләүче, 18 яше тулмаган яки уку йортының көндезге бүлегендә укучы 23 яшькә кадәрге ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналар (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр) хокуклы. Шул ук вакытта үзмәшгульләр һәм махсус режимнарда эшләүче шәхси эшмәкәрләр өчен бу түләү каралмаганлыгын аңларга кирәк.
Казанда социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга Әсгать Галимҗанов исемендәге премия тапшыру тантанасы узды. Дата очраклы гына сайланмаган - 2 мартта танылган меценатка һәм хәйриячегә 90 яшь тулган булыр иде.
Бөтенроссия «Служение» премиясенең финалына Татарстаннан ике проект чыкты. Алар җиңү өчен бөтен Россиядән 100дән артык проект белән көрәшәчәкләр. Әйдәгез, тавыш бирүдә аларны хуплыйк:
КФҮ офисларының бәйрәм көннәрендә эш графигы