ЧАЭСтагы авария нәтиҗәләрен бетерүчеләр, «Маяк» ҖБ (1957 ел), радиация инцидентлары нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар, шулай ук техноген һәлакәтләрне бетерүдә үлгән катнашучыларның гаилә әгъзалары өчен «Түбәтәй тауэр» мәйданчыгында узган Чернобыль АЭСындагы авариягә 40 ел тулуга багышланган чара кысаларында үзәк китапханә хезмәткәрләре «Чернобыль-атом гасыры кайтавазы»дигән әдәби күзәтү уздырдык.
Татарстанда янгын сүндерүчеләр өчен киеренке чор башланды: хәзер алар тәүлегенә уртача 20 тапкыр чакыру буенча чыгалар, дип яза Татар-Информ.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Минзәлә районы Башкарма комитеты җитәкчесе Минзәлә шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә булдылар.
Апрель ае безгә бөек шигырь Габдулла Тукайны бүләк иткән һәм бездән аерган да. Быел татар халкы шагыйрьнең тууына140 еллыкны билгеләп үтә. Мәктәбебез дә бу чараны атналык итеп оештырды. Бүген без Шытсу мәктәбе укучыларын кунакка чакырдык. Шагыйребез иҗатына багышланган "Тукай безне дуслаштыра" дип исемләнгән әдәби квиз үткәрдек. Укучыларыбыз шагыйрь турында белгәннәрен кабат искә төшерделәр, үзләре дә иҗат итеп карадылар, җырладылар, биеделәр. Ахырдан Тукай чорына кайтып , кабыклы бәрәңгедән авыз иттеләр. Эшләпә конфет белән тәмләп чәй эчтеләр. Тукай безне, чыннан да, дуслаштырды. Әлеге чара ике мәктәп укучылары күңелендә дә озак сакланыр әле
ОДМС