Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында тыл ветераннарына ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән азык-төлек җыелмалары һәм открыткалар тапшыралар.
Бөек шагыйрь нибары 27 ел гына яшәсә дә, бай мәдәни мирас калдырган
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән районда мәдәният зур хәйрия концерты булып узды
Югары Симет урта мәктәбе укучылары «Үз агачыңны утырт» дигән экологик акция оештырдылар.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 2026 елның гыйнварыннан бала тудыру сертификатлары программасы кысаларында Республика медицина учреждениеләренә 74,7 миллион сум акча күчергән.
Югары Симет урта мәктәбендә укучылар һәм укытучылар «Эко-яз» дип исемләнгән акция оештырдылар. Акция мәктәп укучылары арасында экологик культура формалаштыруга, табигатькә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән. «Эко-яз» акциясе укучыларны экологик тәрбияләү процессында мөһим этап булды. Бу чара балаларга әйләнә-тирә мохитне саклауның мөһимлеген яхшырак аңларга һәм үсемлекләрне карауның гамәли күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә. Чәчәкләр утырту табигать алдында җаваплылык тойгысын үстерергә ярдәм итә һәм укучыларны әйләнә-тирә дөньяның матурлыгын бәяләргә өйрәтә.
2026 елның 25 апреленә һава торышы фаразы
2026 елның 25 апреленә көчле җил турында кисәтү
Бүген Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел уңаеннан районкүләм "Тукайлы балачак" дип исемләнгән шигырь бәйгесе узды. Жюри барлыгы 5-7 яшьлек 48 талантлы катнашучының чыгышын бәяләде. Конкурсның һәр номеры үзенчәлекле сәнгатьлелеге, башкаруның эмоциональлеге һәм бөек шагыйрьнең иҗатын чын күңелдән яратуы белән аерылып торды. Бакчабыздан Сөләйманова Элина, Нуриәхмәтова Розалина, Халиков Айсар, Вадикова Айлин, Мостафина Камилла, Кызрачев Радэль, Гайсин Радэль, Арсланова Эвелина һәм Әхмәтова Эльвира үзләренең шигырь сөйләүләре белән барлык тамашачыны таң калдырды. Аларның чыгышлары югары бәяләнде - нәни артисларыбыз дипломнар белән бүләкләнде. Балаларны әзерләгән педагогларга һәм әти-әниләрга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Туган телне яттан сөйләп,
Үсеп җитәбез шулай.
Барлык татар балалары
Ярата сине, Тукай.
Апрель җитсә, исемеңне
Җырына куша тургай.
Милләтемнең кояшы син
И моңлы, нурлы Тукай!
Язгы чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре