ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2026 ел
җомга

Нармонка мәктәбендә «Яхшылык тартмасы»акциясе узды. 


tetushi.tatarstan.ru

«21 нче урта мәктәп» МБМУда #НеделяБезопасности2026 Бөтенроссия акциясе кысаларында укучыларның Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре белән профилактик очрашуы булды. Чара җәяүлеләр һәм пассажирлар катнашында юл-транспорт травматизмын булдырмауга, шулай ук укучыларны юл грамотасын актив пропагандалауга җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде.


almetyevsk.tatarstan.ru

24 сентябрь көнне Әлмәттә «Авылда медиа» зона чарасы узды. Очрашуга сыйфатлы һәм аңлаешлы контент булдыру белән кызыксынган авыл яшьләре җыелды.


almetyevsk.tatarstan.ru

Тимершык авыл җирлеге башкарма комитеты администрациясе бинасында косметик ремонт эшләре башкарылды: пандус терәкләре, флагштоклар һәм бина янындагы колонналар буялды. Эшләр оешма хезмәткәрләре көче белән башкарылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Әлмәттә М.К. Таһиров исемендәге 1 нче лицей базасында «Юл билгеләре көне» уникаль профилактик акциясе уздырды. Чара «Садко» 9 нчы балалар бакчасының «Дельфин» әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре һәм лицей укучылары белән берлектә юл хәрәкәте иминлеге тематик атналыгы (юл хәрәкәте иминлеге) кысаларында оештырылды.

Тэги: #НеделяБезопасности2026 #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан
almetyevsk.tatarstan.ru

«Кеше өчен дәүләт» федераль проекты кысаларында Россиянең Цифрлы үсеш министрлыгы һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитика үзәге мошенниклык гамәлләрен булдырмау һәм кисәтү максатларында Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында «Челтәрдә мошенниклардан саклану» тормыш ситуациясе буенча цифрлы сервис гамәлгә ашырды (https://www.gosuslugi.ru/scammer_protection)


kamskoye-ustye.tatarstan.ru

Саба муниципаль районында 2026 елгы сезонның хезмәт коллективларының хатын-кызлар командалары арасында (Байлар Сабасы зонасы) һәм авыл җирлекләре арасында волейбол буенча чемпионат тәмамланды.

Тимершык авыл җирлегенең хатын-кызлар командасы 2026 елгы сезонда Саба муниципаль районының авыл җирлекләренең хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча чемпионатында 2 урынны яулады. Авыл спортчыларының мондый ярышларда актив катнашуы "Россия спорты" милли проектының уңышлы тормышка ашырылуын чагылдыра, аның төп бурычларыннан берсе төрле яшьтәге гражданнарны даими рәвештә физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Түбән Шытсу авылында үзара салым хисабына юл ремонты дәвам ителә. Ремонтланган юлның  гомуми озынлыгы 171 метр тәшкил итәчәк. Эшне ООО "Рамазан" оешмасы башкара. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International