ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2026 ел
сишәмбе

Лениногорскида 13нче һәм 4нче мәктәпләрнең башлангыч сыйныф укучылары өчен Әлмәт дәүләт татар драма театры шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе оештырган юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча танып-белү спектаклен күрсәтте.
Спектакль яшь тамашачыларга һәм педагогларга ошады.

Лениногорск Дәүләт Автоинспекциясе


leninogorsk.tatarstan.ru

Бүген Олы Шыңар авыл җирлеге белгечләре авыл җирлеге бинасы тирәсендә территорияне матурлау эшендә катнаштылар. Төрле чәчәкләр утыртылды, чүп үләннәре җыелды. Эш җылы, дустанә атмосферада барды, һәркем үз өлешен кертте.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1 апрельдән 31 августка кадәр «ГосСтарт.Стажировки» юнәлеше кысаларында «ГосСтарт.Стажировки» Бөтенроссия яшь дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрен озату программасы кысаларында стажировкаларның төбәк этабы узачак. 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге катнашучылар Россия Федерациясе субъектларының башкарма органнарында, шулай ук җирле үзидарә органнарында стажировка уза алачак.


mendeleevsk.tatarstan.ru

15-17 май көннәрендә «Яшьлек» спорт залында Татарстан Республикасы авыл районнары арасында ТР Волейбол федерациясе президенты Кубогына волейбол буенча ярышлар узды.


muslumovo.tatarstan.ru

2026 елның 16 маенда Княгор авылында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган «Княгорская гора» җиңел атлетика кроссы булып узды, анда «Олимп»спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнаштылар.


kukmor.tatarstan.ru

           Картлык буенча иминият пенсиясе алучы пенсионерга 80 яшь тулгач, теркәлгән түләү автомат рәвештә нәкъ ике тапкырга арттырыла. 2026 елда теркәлгән түләү күләме арттырганчыга кадәр- 9584,69 сум, ә 80 яшькә җиткәннән соң - 19169,38 сум тәшкил итә.


mendeleevsk.tatarstan.ru

          Авыруларның беренче өч көнендә пособиене эш бирүче түли, ә дүртенче көннән башлап акча Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегеннән күчерелә. 2026 елның гыйнварыннан түләүләрнең гомуми суммасы 7 миллиард сумнан артып китте.


mendeleevsk.tatarstan.ru

Бердәм контакт-үзәк- социаль структураларның берләшкән мәгълүмат системасы ул, анда, Россиянең Социаль фондыннан тыш, мәшгульлек хезмәте (Роструд) һәм региональ социаль яклау органнары һәм медик-социаль экспертиза учреждениеләре керә. Татарстан Республикасында көн саен 17-18 хезмәткәр гражданнарның шалтыратуларына җавап бирә һәм мәсьәләләрне хәл итәргә булыша.


mendeleevsk.tatarstan.ru

Хөкүмәтнең керемнәре аз гына арткан күпбалалы гаиләләр өчен пособиегә хокукны саклап кала торган яңа проектына туры китереп,  Россия Социаль  фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе өч һәм аннан да күбрәк баласы булган барлык ата-аналарга түләүне автомат рәвештә рәсмиләштерәчәк. Алар быел түләүне озайтуны сорап мөрәҗәгать иткәннәр, әмма гаилә керемнәре аз гына артып китү сәбәпле кире кагылганнар.


mendeleevsk.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International