ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашында коллегиянең киңәйтелгән йомгаклау утырышы узды.


agryz.tatarstan.ru

Айдар авыл китапханәсе Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Россия берләштерә" девизы астында "Сәнгать төне-2024" Бөтенроссия акциясенә кушылды. Ял кичәсе "Татарстан-күп милләтле халыклар дуслыгы" исемле китап күргәзмәсе белән танышудан башланды. Китапханәче яшүсмерләргә бәйрәмнең мөһимлеген «дуслык», «бердәмлек», «татулык», «тынычлык» төшенчәләре аша аңлатты.


tulachi.tatarstan.ru

2024 елның 04-05 ноябрендә Байлар Сабасында, өстәмә белем бирү педагогы Илнар Камил улы Нәҗметдиновның яшүсмерләр командасы, 2015 елда туган егетләр арасында мини – футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабында катнашты. Әлеге ярышта 15 команда катнашты. Көндезге ике уен нәтиҗәләре буенча безнең команда 4 нче урынны алды.


tulachi.tatarstan.ru

Баландыш авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан “Без бердәмлек белән көчле” дип аталган тарихи сәгать үткәрелде. «Гасырлардан килгән бердәмлек” исеме астындагы күргәзмәгә күзәтү ясалды.


tulachi.tatarstan.ru

Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Тирә-юньдәге һөнәрләр” (“Профессии вокруг меня”)  дип аталган профориентацион уен үткәрелде


baltasi.tatarstan.ru

Бүген бухгалтерлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов исәп-хисап эше белгечләрен тәбрикләп үтте. Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтерлары Эльмира Мөхәмәдиярова Саба муниципаль районы Башлыгының Мактау грамотасына, Алинә Гаптриева Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатына лаек булдылар.


saby.tatarstan.ru

Шул исәптән кредит акчаларын җәлеп итеп алынучы

2024 елның октябрендә торак урыннарга сату-алу шартнамәләре нигезендә Татарстан Росреестры тарафыннан 6.075 хокук күчеше теркәлгән, бу агымдагы елның сентябренә караганда 26% ка күбрәк (4.823 мәдәният йорты). Казанда мондый Килешүләр саны сентябрь белән чагыштырганда 10% ка арткан - 1 991 дән 2 189 га кадәр.


saby.tatarstan.ru

Яшел Үзәндә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне кысаларында 25 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр тематик кайнар линия эшләячәк.


zelenodolsk.tatarstan.ru

Россиядә Әниләр көне ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бу искиткеч һәм күңелне нечкәртерлек бәйрәм. Нәкъ менә әни яңа тормышка башлангыч бирә. Әниемне игелек, наз һәм кайгырту чолгап алган. Шуңа күрә әниләр көне-әниләребезгә «рәхмәт» әйтергә, аларга ихлас җылы сүзләр бүләк итәргә, аларны никадәр нык яратуыбызны кабат-кабат кабатларга менә дигән сәбәп.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге Саба шәһәр җирлеге ОСЗ
saby.tatarstan.ru

Яңа китаплар карау, матур иллюстрацияләргә соклану, әдәби геройлар дөньясына чуму нинди күңелле. Китапханәнең китап фонды яңа әдәбият белән тулыланды. Укучыларны әдәби яңалыклар белән таныштыру өчен «Книга, которую ждали» китап күргәзмәсе эшләнде, анда һәр укучы үзе өчен һичшиксез мавыктыргыч китап табачак. Барлык укучыларны күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар белән танышырга чакырабыз.


tulachi.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International