ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Район күләм мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Янгынга каршы темага иң яхшы рәсем яисә аппликация» конкурсына йомгак ясалды. Барлыгы 7 балалар бакчасыннан һәм 3 мәктәпкәчә төркемнән 65 эш катнашты. Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасыннан «Мин һәм минем гаиләм» декаратив-гамәли иҗат (аппликация) номинациясендә 1 урынны Шакиров А (Шакирова Г.И.), Саетов С. (Саетова Д. Р.) «Мин үзем» номинациясендә Галияхметов А (Хафизова А. Р.) алдылар. Тәрбияләнүчеләребезне һәм аларның әти-әниләрен, тәрбиячеләребезне котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!


tulachi.tatarstan.ru

2005 елдан башлап 4 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм 1612 елда К.Минин һәм Д. Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүне поляк интервентларыннан азат иткән вакыйгалар истәлегенә гамәлгә куелган. Абде авыл китапханәсендә 5 ноябрь көнне "И только в единстве сила России" патриотизм сәгате узды. Анда укучыларга бәйрәмне оештыруның тарихы, халык ополчениесенең башкаланы чит ил кешеләреннән азат итүгә ирешүе, Россия халыкларының каты сынаулар елларында бердәмләшү мисаллары турында сөйләделәр. Китапханәдә шулай ук тематик стенд ясалды, анда укучылар бәйрәмнең төп вакыйгалары белән таныша алдылар.


tulachi.tatarstan.ru

Бу көн 1612 елда Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүне поляк интервентларыннан азат иткән вакыйгалар истәлегенә расланган. Бу иске һәм онытылган бәйрәм 2005 елда яңадан торгызылды һәм үзенә яңа мәгънәләр туплады.

Казаклар авыл китапханәсендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Сөйләшәбез төрле телләрдә, анлашабыз дуслык телендә» дигән тематик кичә үткәрелде. Балалар өчен кызыклы уен программасы әзерләнде.


tulachi.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы Конституциясе көненә Казаклар авылы китапханәсендә "Татарстан – халыклар дуслыгының символлары" дигән күргәзмә әзерләнде, күргәзмә укучыны Татарстан Республикасы Конституциясе, Ватанның төп символлары белән таныштырачак. Китапханәдән файдаланучылар Конституция нәрсә ул, республиканың төп законы кайчан һәм ничек кабул ителде дигән сорауларга җавап табачаклар.


tulachi.tatarstan.ru

2016 елдан Россиядә Россия Икътисади үсеш министрлыгы ярдәмендә #ЩедрыйВторник уза. Бу вакыт эчендә инициативага илнең 260 торак пунктыннан 4500 оешма кушылды. Акцияләр уздыру көннәрендә хәйрия оешмаларына иганәләр уртача 2,7 тапкырга арта.


drogganoye.tatarstan.ru

Барысы да каникулларның күңелле, кызыклы һәм гадәти булмыйча узуын тели. 2 ноябрь көнне Казаклар авыл китапханәсе клуб белән берлектә балалар өчен «Күңелле каникуллар» дип исемләнгән чара уздырды. Бу көнне балалар рәхәтләнеп ял иттеләр, дуслары арасында күңелле вакыт үткәрделәр. Балалар төрле, кызыклы уеннарда, конкурсларда, эстафеталарда катнаштылар. Табышмакларга җаваплар таптылар. Чара күңелле биюләр белән тәмамланды. Барлык катнашучылар да уңай хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф белән өйләренә таралыштылар.


tulachi.tatarstan.ru

"Сыйныф очрашулары" проекты кысаларында Сабабаш мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчеләре җирлек башлыгы А.Х. Гатиятуллин белән очраштылар.

Тэги: Мишә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, туган илең, туган ягыңның геройлары белән горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан 3 ноябрь көнне, Казаклар авылы китапханәдә “СВО батырлары - безнең якташлар” исеме белән түгәрәк өстәл янында сөйләшү уздырылды. Очрашуга хәрби зонадан кыска вакытлы ялга кайткан батыр авылдашыбыз Рөстәм Набиуллин үзенең гаиләсе белән килде. Ул узенең уй - кичерешләре белән бүлеште. Үзара җылы аралашу форматында барган әлеге очрашуда, без батыр егетебезгә исәнлек – саулык теләп, илләребездә тизрәк тынычлык урнашып кабаттан өйләренә якыннары янына әйләнеп кайтуларын теләп саубуллаштык.


tulachi.tatarstan.ru

Элек–электән безнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарны җиңәргә мөмкинлек биргән. Нәкъ менә шушы бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. Безнең республикабызда төрле милләт халыклары яши: татарлар, руслар, чувашлар, марилар, башкортлар. Барлык милләт кешеләре дә үзара дус яшиләр: бер-берләренә кунакка йөриләр, бергәләп күңел ачалар, бәйрәм итәләр.  Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән. Шул уңайдан 3 ноябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре  “Бердәмлек белән көчле без ” дип исемләнгән танып белү сәгате уздырдылар.  Чарада авыл яшьләре  катнаштылар, алар  бәйрәм тарихы  белән таныштылар.


tulachi.tatarstan.ru

Бүген Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашында коллегиянең киңәйтелгән йомгаклау утырышы узды.


zelenodolsk.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International