ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2026 ел
сишәмбе

Хөрмәтле журналистлар, полиграфия, массакүләм коммуникацияләр хезмәткәрләре Матбугат көне белән чын күңелдән котлыйм! Массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең хезмәте гаять катлаулы һәм җаваплы, чөнки алар кулында - сүз, җир йөзендәге иң көчле коралларның берсе. Хәзерге кеше мәгълүматсыз яши алмый, аның объектив бирелеше нәкъ менә сездән тора! Сез язган һәр юл җәмгыятебез тормышына бары тик уңай кәеф кертсен, аның алга таба үсешенә ярдәм итсен. Барлык матбугат хезмәткәрләренә кызыклы һәм якты эшләр, истә калырлык журналист материаллары һәм бетмәс-төкәнмәс иҗади фантазия телим.


sarmanovo.tatarstan.ru

Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта  картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга  мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.


mendeleevsk.tatarstan.ru

Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе  генә түгел,  фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы. Рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган кешеләргә түләүне бала карау буенча ял  белән бер үк вакытта рәсмиләштерәләр. Ә менә эшләмәүче гражданнарга социаль фондка үзләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эшләмичә бала тәрбияләүче гражданнар өчен пособие күләме  аена 10 669,64 сум тәшкил итә.


mendeleevsk.tatarstan.ru

          Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.


mendeleevsk.tatarstan.ru

Татарстан Республикасында 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн артык акча күчерелде


pestreci.tatarstan.ru

Лицензиясез кибеттә һәм акциз маркасыннан башка сатып алынган алкоголь продукциясе нәрсә белән куркыныч


spasskiy.tatarstan.ru

Законны бозган өчен гражданнарга 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный


zelenodolsk.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International