ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2026 ел
чәршәмбе

2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында үзмәшгульләр өчен ирекле социаль иминиятләштерү буенча эксперимент старт алды

2026 елның 1 гыйнварыннан Россиядә үзмәшгульләргә вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча түләүләр алу өчен социаль иминият системасына үз ихтыярлары белән кушылырга мөмкинлек бирә торган эксперимент старт алды.

         Анда  катнашу өчен "дәүләт хезмәтләре" порталында Россия социаль фондына гариза бирергә кирәк. Моны теләсә кайсы төбәктән эшләргә мөмкин, ә теркәлгәннән соң кеше яшәү урыны буенча рәсмиләштереләчәк. Ана булу белән бәйле (декрет, бала карау буенча пособие) пособиеләр әлеге система кысаларында бирелми - эксперимент авыру сәбәпле түләүләргә генә кагыла.

         Үзмәшгуль кеше иминият суммасының күләмен - елына 35 000 яки 50 000 сум итеп сайларга мөмкин. Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме үзгәргәндә, суммалар автомат рәвештә үзгәрә. Иминият кертеме күләме сайланган сумманың 3,84% ын тәшкил итә, бу аена 35 000 сум булганда-1344 сум, ә 50 000 сум күләмендә  булган очракта -1 920 сум тәшкил итә. Взнослар гариза биргәннән соң киләсе айдан исәпләнә башлый. Аларны ай саен яки берьюлы берничә  ай, әмма  12 ай алдан да артык булмаган өчен түләргә мөмкин.

          Вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие алу хокукы взносларны өзлексез алты ай түләгәннән  соң барлыкка килә. Түләү күләме, наем буенча алдагы эшне дә кертеп, иминият стажына һәм иминиятләшерелүченең системада ничә ай катнашуына бәйле.

        8 ел һәм аннан да күбрәк стажы булучылар взносларны 12 айдан артык  түләгәндә, пособие  иминият суммасының 100%ын; 6-12 ай булган очракта - 70% тәшкил итә.

        5-8 ел стаж белән: 12 айдан артык түләгәндә - иминият суммасының 80%, шуның 70%-  6-12 ай түләгән очракта.

       5 елдан кимрәк стажлылар 12 айдан артык түләгәндә - иминият суммасының 60%; шуның 70% - 6-12 ай түләгән очракта.

        

 

         "Мәсәлән, 8 ел стажы булган Сергей Иванов еллык суммасы 35 000 сум тәшкил иткән ирекле иминиятләштерүгә кушылды. Җиде айдан соң ул 7 көн дәвамында авырый. Пособие аена 24 500 сум, ә 7 көн өчен 5 717,69 сум тәшкил итәчәк. Түләү вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазе ябылганнан соң 10 эш көне дәвамында, үзмәшгуль кеше "Минем салым" мобиль кушымтасы яки "Дәүләт хезмәте" порталы аша акча күчерергә ризалык биргән очракта башкарыла,” - диде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

         Эксперимент 2026 елның 1 гыйнварыннан 2028 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк, ә аңа кушылуга гаризаны 2027 елның 30 сентябреннән дә соңга калмыйча бирергә кирәк.

          Махсус салым режимы буенча эшләүче үзмәшгульләр яңа тәҗрибәгә кушылырга яки ирекле иминиятнең гадәти системасын куллануны дәвам итү ысулын уңайлырак дип сайларга мөмкин.

        Россия Социаль фонды бүлегенең социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәт күрсәтүләр турында тулы һәм дөрес мәгълүмат Татарстан Республикасын СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге : ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була . 

      Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар- 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала .Төбәк линиясе тәүлек әйләнәсе эшли - 24/7, шалтырату бушлай.


bagaev-kaybici.tatarstan.ru

27 гыйнвар Киртәле авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре МБББУ «Киртәле урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары өчен Ленинград шәһәрен фашистлар блокадасыннан азат итүнең 82 еллыгына багышланган «Сынмаган Ленинград» батырлык дәресе үткәрделәр.

 

 


tetushi.tatarstan.ru

Холокост корбаннарын искә алу атналыгы кысаларында Тәтеш районы китапханәләрендә истәлекле чаралар узды.


tetushi.tatarstan.ru

Болытлы. Кар, юеш кар, урыны белән көчле. Кайбер районнарда буран, бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, урыны белән тизлеге 15-18 м/с кадәр җитә. Төнлә һаваның минималь температурасы -13..-16˚. Көндез максималь температура -5..-8˚. Юлларда кар көртләре, бозлавык, урыны белән көчле.


sarmanovo.tatarstan.ru

27 гыйнвар Льяшево авыл мәдәният йорты мәйданында Ленинград шәһәрен фашистлар блокадасыннан азат итүнең 82 еллыгына багышланган «Блокада икмәге» Бөтенроссия хәтер акциясе булып узды. 

 


tetushi.tatarstan.ru

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы РФ Законының 5 маддәсенең 1 пункты нигезендә хезмәт итү вакыты-җитештерүче (башкаручы) йөкләмә алган чор:

    1. кулланучыга товардан (эштән) билгеләнеше буенча файдалану мөмкинлеген тәэмин итәргә;

    2.   товарны кулланучыга тапшырганчы яки мондый тапшыруга кадәр килеп чыккан сәбәпләр аркасында килеп чыккан җитди җитешсезлекләр өчен җаваплылык тотарга.


buinsk.tatarstan.ru

28 гыйнвар Монастырск авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар ышаныч телефонын популярлаштыру кысаларында «Ышанырга вакыт» урам акциясе үткәрделәр.

 

 


tetushi.tatarstan.ru

СОРАУ: Мин смартфон сатып алдым, һәм 5 көн эчендә ул начар эшли һәм сүнә башлады. Гарантия 1 ел. Мин акчамны кире кайтара аламмы?


buinsk.tatarstan.ru

СОРАУ: При покупке алкогольной продукции, продавцы просят предъявить паспорт. Можно ли предъявить  вместо паспорта водительские права? 


buinsk.tatarstan.ru

СОРАУ: Сатучы товарның сыйфатын тикшерү өчен миңа аны башка шәһәргә илтергә тәкъдим итә. Сатучы күрсәткән башка шәһәрдәге адрес буенча сыйфатын тикшерү өчен товар бирүдән баш тарта аламмы мин?


buinsk.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International