ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Мәктәп яны "Шатлык" лагерында традиция буенча  "Бары да хәтердә" дип аталган чара булып үтте. Аның өчен алдагы көнне үк рәсемнәр конкурсы оештырылган иде. Ә 22 июнь көнне укучылар мәктәп каршындагы һәйкәл янында митинг оештырылды. Аның барышында укучылар әлеге куркыныч көннәр турында күп кенә яңалыклар белделәр, бер минутлык тынлык белән һәлак булучыларны искә алдылар, һәйкәлгә венок һәм чәчәкләр салдылар, хәрби җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан чара мәктәп эчендә дәвам итте. Анда "22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне" дип аталган чара үтте. Аның дәвамында тәрбиячеләр укучыларга сугыш турында сөйләделәр, Бөек Ватан сугышы сугышы видеохроника карадылар.


tulachi.tatarstan.ru

Татарстан  районнары, шул исәптән безнең район да әлеге сугышта үз өлешен кертә. Районыбыздан чыккан Геройлар, батырлар исемлеге моның шулай икәнлеген тагын бер кат раслый. Ачы мәдәният йортында  22 июнь көнне  батыр каһарманнарыбызны искә алып, алар рухына багышланган митинг оештырылды, аларнын якты истәлекләре бер минутлык тынлык белән искә алдылар.


tulachi.tatarstan.ru

Ул РФ Президентының 1996 елның 8 июнендәге Указы нигезендә гамәлгә куелган  һәм  немец фашистларының совет халкына каршы сугыш башлаган  көнне  билгеләп үтелә.

  Шул уңайдан Үзәк авылында 22 июнь көнне  митинг уздырылды. Митингта катнашучылар каршында Әмир хәзрәт, Гульнара Гарипова, Барый Халиловлар чыгыш ясадылар.


tulachi.tatarstan.ru

Бу китапта Ибраһим абыйның сугышта күргәннәре турында язылган шигырьләре урын алган. Айсылу апада Ибраһим абыйның сугыш вакытында үзе белән сугышта йөргән блокноты бүген дә саклана. Бу истәлекләр “Сугыш елъязмасы” дигән күргәзмәдә урын алды.


tulachi.tatarstan.ru

Районның дәүләт автомобиль инспекторлары апрель-май айларында Бөтенроссия “Дистанция“ социаль кампаниядә катнаштылар.


aksubayevo.tatarstan.ru

Мисалга, 2 нче Алексеевск урта мәктәбенең мәктәп яны лагерендә балалар белән төрле күңел ачу чаралары үткәрәләр.


alekseevskiy.tatarstan.ru

2016 нчы елның 1нче июленнән детсад түләүләренә компенсация алу өчен гаризаны Дәүләт хезмәтләре күрсәтү Порталы (uslugi.tatarstan.ru ) аша электрон рәвештә бирү мөмкинлеге булачак. Бу төр хезмәттән куллану өчен сезгә Дәүләт хезмәтләре күрсәтү Порталында шәхси кабинетыгызны булдыру сорала. Гаризаны электрон рәвештә бирү өчен Сездән шәхси кабинетыгызны бердәм дәүләт системасы, ягъни ЕСИА белән тоташтыру сорала.


baltasi.tatarstan.ru

Аксубай май заводына һәр көнне 73 тонна сөт тапшырыла.


aksubayevo.tatarstan.ru

23 июнь көнне Балтач урта мәктәбе каршында оешкан “Крепыш” дип аталган мәктәп яны лагеренда тәрбияләнүче балаларбелән Балтач үзәк китапханәсендә туганякка, туган як табигатенәгорурлык, соклану, аны киләчәккә шулай матур итеп саклаухисләрентәрбияләү, табигатьтурындаөстәмәмәгълуматбирү максатыннан“Җәйге урман үзенә дәшә” исемле тематик кичә уздырылды.Кичә барышында балалар җәнлекләргә, чәчәкләргә, куак-агачларга багышланган мәгълүмат алдылар һәм шул темадагы викторинада катнашып, үзләренең белемнәрен тикшерделәр.


baltasi.tatarstan.ru

26 июнь көнне Урмандеево авылында Уяв бәйрәме уздырыла.


aksubayevo.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International