25 июнь көнне “Рәйхан” кафесында ифтар мәҗлесе үткәрелә.
Олы Мәтәскә авыл җирлеге эшчеләре, мәдәният хезмәткәрләре, ясле-бакча тәрбиячеләре һәм тәрбияләнүчеләре, мәктәп укытучылары һәм укучылары бу көнне зурлап искә алдылар. Һәйкәл янында митинг булды. Авыл җирлеге башлыгы кыскача гына бу көн хакында сөйләп үтте. Сугыш афәтен күргән ватандашларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды һәм һәйкәлгә венок салынды.
Ул көнне Ямбулат мәчетендә кичке азан тагын да матуррак яңгырады.Теләче районы мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт вәгазьләре тыңланды.Барысын бергә җыеп очраштырганы өчен Ямбулат авылы халкы ашны оештыручыларга рәхмәтле.Аларга алдагы эшләрендә уңышлар юлдаш булсын.
Монда ватандашларыбызның сугышта куйган батырлыкларын чагылдырган китаплар куелды. Күргәзмә буенча күзәтү уздырылды.
Балалар иҗат үзәге коллективы бу көннәрдә мәктәп укучыларын республика фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән җәйге профиль лагерьларына балалар туплау белән мәшгуль. Алар арасында Кырымнның Севастополь шәһәрендә балалар оешмалары активистлары өчен оештырылган «Мирас» сәламәтлндерү лагеры һәм түгәрәкләр эшчәнлегендә актив балалар өчен каралган «Костер» (Биектау районы) лагерьлары бар.
75 ел вакыт узса да, 1941 елның 22 июне халык күңелендә онытылмаслык хәтер булып яши. Илгә Җиңү китергән һәрбер солдатны, һәр авылдашны без хәтерләргә тиеш. Шул уңайдан бүген Олы Мәтәскә һәйкәле янында безгә Җиңү китерүчеләрне искә алу чарасы үтте. Җиңү китерүчеләрнең батырлыгы безнең йөрәкләрдә.
Колыш авылында гомер итүче Зәйдиева Хәлимә Әхмәтгәрәй кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
«Стратегия» дәүләтнеке булмаган фенсия фондын (Пермь шәһәре) бетерү сәбәпле әлеге фондның Татарстан Республикасында яшәүче вкладчыларына 2016 елның 30 июненә кадәр кредиторлар реестрына кертсеннәр өчен таләп җибәрергә. “Кайнар линия” телефоны: 8-800-2000-805.
Татарстанда бүген ун урында автомобильләргә газ тутыру компрессор станциясе эшли. Россиядә транспорт чараларын газ ягулыгына күчерүнең 2023 елга кадәр исәпләнелгән программасы кысаларында, республикада әлеге станцияләрнең саны 2018 елга егерме бишкә җиткереләчәк. Бөгелмәдә шундый газ станцияләренең берсен гамәлгә кертеп җибәрделәр. Берьюлы республиканың өч шәһәрендә: Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Бөгелмәдә яңа объект ачу тантанасы үтте.
Бөек Ватан сугышы башлануга 75-ел тулу уңаеннан, Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Үткәннәрне уйлап гыйбрәтләник, хәтерләрне барлыйк яңадан» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Балалар яу кырында ятып калган һәм туган илгә исән-сау әйләнеп кайткан авылдашларыбыз турындагы истәлекләрне кызыксынып тыңладылар, китап, альбомнар белән таныштылар, һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Әлеге чараның төп максаты- балаларда якташларыбызга хөрмәт, Җиңү көненең нинди кыенлыклар аша яулап алынуы турында мәгълүмат җиткерү.