Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә, Казан губернасында (хәзерге Арча районы Р. Татарстан) Кушлавыч авылында мулла Мухамметгариф гаиләсендә туган. Шул уңайдан Ачы авыл китапханәсендә Г.Тукайның 132 - еллыгына багышланган, телдән журнал "Габдула Тукай" төзелде. Журнал язучының иң әһәмиятле тормыш этаплары турында сөйли.
Урта Мишә авыл китапханәчесе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бу акциядә актив катнашалар. Территориядагы карларны тараттылар, җир чыккан урыннардан чүпләр җыйдылар.
Һава торышының начар булуына карамастан район территориясе күзгә күренеп үзгәрә: һәр урамда чистарту-матурлату эшләре бара.
26 нчы апрельгә экологик акцияләрдә 440 кешекатнашты, 32 берәмлек техника эшләде.
Район башлыгы Александр Никошин ветераннар оешмасы рәисе Ришат Хәлиуллин һәм авыл җирлекләре башлыклары белән бергә Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләрендә булып, аларга бәйрәм бүләкләре тапшырды.
Китапханәдә әлеге көнгә багышланган иҗади эшләр буенча бәйге игълан ителгән иде. Әлеге бәйгедә катнашкан, 6 кеше, Тукай әсәрләренә багышлап рәсемнәр ясаганнар иде.
Ел саен 26 апрельдә кешеләр кешелек тарихында иң танылган техноген һәлакәт – Чернобыль атом электростанциясендәге аварияне искә төшерәләр. Бу авария, миллион кешеләрнең язмышында эз калдырды, кешелек дөньясын тетрәндерде һәм уйланырга мәҗбүр итте.
Чара «Җир – безнең уртак йортыбыз» дигән презентация белән үрелеп барды.