21 апрельдә 19.00 сәг. 22.00 сәг. кадәр Шәтке авылы китапханәсендә яшьләр белән “Китап төне”дип аталган – Л.Н.Толстой китаплары буенча әдәби сәяхәт оештырылды. Алар “Уку утравы”нда булдылар, Толстой әсәрләре буенча викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Китап-күргәзмәләре белән таныштылар. Аеруча да “Китап базары”, “Әдәби кафе” дигән күргәзмәләрне кызыксынып карадылар. Азакта “Уку ул- заманча” дип исемләнгән флешмоб үткәрелде. Барлык катнашучылар да татлы призларга ия булдылар. Китап-күргәзмәләрдән 12 китап укылды.
Балалар рәсемнәре аша укыган әкиятләрен тасвирлап бирә алдылар. Белгечләр әйтүенчә, балалар рәсем ясаганда, яңа ачышлар ясыйлар, әйләнә - тирә дөнья белән якыннанрак танышалар. Рәсем ясау серләренә төшенәләр.
Чакырылыш буенча армиягә китрәгә җыенучы егетләр һәм аларның әти-әниләре белән очрашып сөйләшү өчен районга республика хәрби комиссары Сергей Погодин һәм Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская килеп киттеләр. Очрашуда шулай ук Чистай, Спас, Аксубай районнары призывниклары да катнашты.
Мәдәният йорты территориясен чуп-чардан чистарттылар, карлар тараттылар. Алда әле эшләр күп. Клумбаларны чистартып, чәчәкләр утыртасы бар.
Бәйрәмгә авыл китапхәнәчесе Нәүрүз, мәдәният йорты директоры Кыш бабай булып бәйрәм үткәрүдә катнашты. Мәктәп укучылары өчен төрле күңел ачу программасы әзерләнгән иде.
Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортының “Балачак” курчак театр– студиясе Н.Гернетның “Дорофей маҗаралары” исемле спектакле белән Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты оештырган Халыкара балалар театр иҗаты “Петрушка” конкурсында катнашты. Коллектив бу конкурста 1 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
Мәдәният объектларында капиталь ремонт
Рәсми
Алар йомыркадан савыт ясап, юеш мамыкка бодай, солы һәм арпа чәчтеләр.Хәзер алар нәтиҗәне күзәтәләр.
Комиссия составында район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү бүлеге методисты Сәетова А.Н., педагог-психолог Хазипова С.Н., логопед Шаймарданова М.Н., рус теле белгече Ярмиева З. М. һәм татар теле белгече Сабирзянова Л.М. килгән иде. Алар мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларның мәктәпкә әзерлеген тикшерделәр .