ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2023 ел
якшәмбе

29 октябрьда  ВЛКСМның 105 еллыгы билгеләп үтелә . 28 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре «Туган көнең белән, Комсомол! » - мәгълүмат сәгатен үткәрделәр һәм стена газетасын чыгардылар. Советлар Союзы таркалуга карамастан, илебез гражданнары аның турында әле дә сагынып искә алалар. 

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

15
октябрь, 2023 ел
якшәмбе

«Балалар һәм үсмерләр өчен Пенза өлкә китапханәсе» «Китапханәдә лермонтов шигърияте көне» XI Халыкара акциясен үткәрә. Анда катнашуга Россия Федерациясенең һәм Якын чит илләрнең дәүләт, муниципаль, мәгариф китапханәләре, балаларга һәм яшьләргә хезмәт күрсәтүче, шулай ук кызыксынучы барлык оешмалар чакырыла. Олы Кибәче авыл китапханәсе укучылары да  әлеге акциядә актив катнаштылар, алар өчен шагыйрьнең тормыш һәм иҗатына багышланган әдәби сәгать үткәрелде, авторның шигырьләрен кычкырып укулар оештырылды.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

11
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

10 нчы октябрь Cаба балалар сәнгать мәктәбендә музыка бүлеге баян классы укучыларының «Безнең кадерле әтиләр өчен концерт» - викторинасы узды. 

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

3
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

1 октябрьдә бөтен дөньяда олкәннәр көне билгеләп үтелә-бу бик якты һәм игелекле бәйрәм, чөнки без бу көнне яраткан әби-бабаларыбызның аерым игътибарын җәлеп итәбез.Бу бәйрәм соңгы вакытта популярлаша бара.

Һәм бу бәйрәм кысаларында, 2023 елның 2 октябрендә "Х.һәм А. Вәлиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең" укытучылары Газизова Гүзәл Равил кызы  һәм Галиева Эльвира Раеф кызы укучылар белән бергә скрапбукинг стилендә өлкән яшьтәге кеше көненә котлау открыткасы ясау буенча мастер-класс үткәрде.Укытучы бәйрәм тарихы һәм аның традицияләре турында сөйләде.  Балалар бергәләп эшләделәр: алар үз эшләренә иң кадерле кешеләргә җылылык һәм мәхәббәт өлешләрен салдылар. Карточкалар ачык һәм төсле булып чыкты.

Дәрес барышында балалар үзләренең фантазияләрен күрсәттеләр һәм төрле котлау открыткалары ясадылар. Өлкән буын кешеләренә тирән хөрмәт һәм игътибар йөзеннән балалар ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм шатлык теләүләре белән открыткалар әзерләделәр.Иҗади бирем-ул тарихның дистә елларын бер өзлексез чылбырга берләштергән өлкән буынга аларның фидакарь хезмәте һәм зирәклеге өчен рәхмәтнең аз өлеше генә. Бу мастер-классның максаты булып үсеп килүче буында өлкән буынга карата хөрмәт, мәхәббәт һәм кайгырту хисләре тәрбияләү тора.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

29
сентябрь, 2023 ел
җомга

 Саба балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге баян классына йөрүчеләр өчен «Беренче сыйныф укучысы көне» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Бу чара укучыларның укуларын күнекмәләрен арттыруга, мәктәптә дөрес тәртип күнекмәләрен тәрбияләүгә һәм иҗади сәләтләрен ачыклауга юнәлдерелгән. Чарада барысы да музыкаль номерларда катнаштылар, югары сыйныф укучыларының үгет-нәсихәтләрен зур игътибар белән тыңладылар. Мәктәптә әлеге көн бәйрәм генә түгел, ул тормышның яңа баскычына күтәрүче дә. Һәр катнашучы вакытны күңелле итеп үткәрде, яңа дуслар тапты, үзендә элек билгеле булмаган сыйфатларны ача алды.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

26
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

Татарстанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко килде. Кунакны “Казан” халыкара аэропортында Рәис Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды. Программа буенча Виктория Абрамченко ТР Саба урман хуҗалыгы тарихы  музеенда булды. Экскурсия истәлекле фотога төшү белән тәмамланды.

Тэги: мәдәният бүлег
saby.tatarstan.ru

21
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

20 нче сентябрьдән 22 нче сентябрьгә кадәр Казан ЭКСПОда Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңниханов катнашында «Kazan Digital Week – 2023» халыкара форумы уза. Форум кысаларында Татарстан Республикасының төрле районнарыннан Халык сәнгать кәсепләре күргәзмәсе үткәрелә. Саба районыннан әлеге күргәзмәгә Саба балалар сәнгать мәктәбеннән "Шәмәрдән уенчыгы" экспозициясе күрсәтелде ( укытучы Сафина Р.К.). Ул татар халкының тарихы һәм көнкүреше композицияләрен үз эченә алды.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

15
сентябрь, 2023 ел
җомга

14 сентябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең  рәсем бүлеге укытучылары  Газизова Гүзәл Равил кызы һәм Галиева Эльвира Раеф кызы, шулай ук Шәмәрдән филиалы укытучысы Иванова Мәдинә Илдус кызы яңа уку елы алдыннан ата-аналар җыелышы үткәрделәр. Анда укучыларның белем бирү программасын үзләштердә иң мөһим мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шулай ук уку процессы буенча актуаль мәсьәләләр дә сөйләшенде. Ата-аналарга укучыларга ярдәм итүнең мөһимлеге, балаларның уку дәверендә очраткан каршылыклары һәм аларны хәл итү ысуллары турында әйтелде.

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

1
сентябрь, 2023 ел
җомга

Шәмәрдән балалар китапханәсе бергәләп уку елына әзерләнергә чакыра! Мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен 1 сентябрьдә «Китапханә аша белем дөньясына» дигән библиофлешбук оештырылды. Балалар өчен күргәзмәдә укуда ярдәм итүче китаплар һәм кызыклы һәм мавыктыргыч мәктәп тормышы турында сәнгать әсәрләре тәкъдим ителде.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

28
август, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында балалар һәм яшүсмерләр өчен Керәнле авыл клубында "Әбиемнең серле сандыгы" дигән фольклор сәгаь узды. Яңа Мичән авыл китапханәсе белән берлектә оештырылган чара барышында татар крестьян көнкүреше тарихы белән танышу булды.

 

Тэги: мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International